Сөт бәясе: кайда ничек?

Ашау мулдан һәм тәмле булгач, җәйге чорда сөт тә арта. Тик, ни кызганыч, аны җыю бәясе генә төшә. Шуңа күрә бу вакытларда шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алу бәяләрендәге үзгәрешләр халыкны аеруча нык кызыксындыра.

Районнар белән элемтәгә кергәч, быел бәяләрнең әлегә бер тирәдә тирбәлүенә инандык. Алайса, уңай килгән елларда да апрельдә үк хакларның аска тәгәри торган гадәте бар иде. Шулай да үзгәрешләр инде башланган. Әйтик, Кукмара районында 1 майдан сөтләрнең 1 литрын 1 сумга киметеп кабул итәчәкләр. Балтач районында инде апрель ахырында ук 50 тиенгә төшү күзәтелә. Үзгәрешләр майда да булмый калмас, диделәр. Мондый чакта сөт җыючылар әлеге хәлне сезонга бәйләп аңлата.

Һәрвакыттагыча, районнар арасында аерма сизелерлек. Мәсәлән, Балтач һәм Мамадыш районнарында сөтне 30 һәм 32 сумнан җыялар. Ә Чүпрәледә уртача бәя 23,50 сум гына.

– Бездә хәлләр шулайрак шул инде, – диде, әлеге күренешкә аңлатма биреп, Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Тәлгать Халиков. – 22 апрельдән «Исток» җәмгыяте җиде авылдан 27 сумга җыйды, калганнарында бер литры өчен нибары 23 сум гына бирәләр. Әлегә шуннан да түбән төшү турында әйтүче юк. Болай да авыррак бит. Безнең район авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаровның игътибарында. Сөйләшеп, сөт бәяләрен бераз күтәрүгә ирешкәннәр иде. Шуннан төшермәскә кирәклегенә дә басым ясадылар.

Без сораштырган күпчелек районнарда сөт бәяләренең җәйгә таба кимеячәген фаразласалар, Зәй районында, киресенчә, хакларын күтәрү чарасын күрергә тырышалар.

– Бездә сөтне хуҗалыклардан «Гайнуллин» кооперативы җыя. Сөт бәяләре яхшы. Гадәттә җәйгә таба төшә торган иде, быел шул бәяне саклап калып булмас микән, дим. Бәлки әле бераз арттырып та булыр дип өметләнәм. Сөйләшергә иде инде, чөнки кооператив май да ясый башлады һәм халыктан җыела торган сөт күләмен 10 тоннага кадәр арттырды. Мондый шартларда аларның арттыру мөмкинлеге булырга тиеш шикелле, – диде Фәргать Камалиев.

Сүз уңаеннан, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасында өзеклекләр килеп чыгу сәбәпле, сыерлар, ана кәҗәләр һәм бер яшьтәге кәҗә бәтиләре тотучы шәхси ярдәмче хуҗалыклардан субсидия кайтаруга гаризаларны кабул итү вакытын 8 майга кадәр озайтты. Билгеле булганча, бер сыер өчен – 2 мең, ике сыер өчен – 3 мең, 3 һәм аннан күбрәк сыер өчен 4әр мең сум каралган. Ветеринария чаралары үткәрүгә 500 сумга килешү булган очракта, өстәмә рәвештә һәр сыерга 300әр сум субсидия түләнәчәк.

Өч яшьтән зуррак булган бер бия тоткан өчен 5 мең сум бирелә.

Кайсы районнарда сөт өчен түләүдә юмартлык күрсәтәләр дә, кайсыларында азга да канәгать? 

Тәтеш – 26,50 сум

Сарман – 26 сум

Саба – 27,50 сум

Кукмара – 28–29 сум

Апас – 24,60 сум

Мамадыш – 30–32 сум

Мөслим – 27 сум

Теләче – 30 сум

Кама Тамагы – 25 сум

Аксубай – 26,7 – 27 сум

Азнакай – 27 сум

Балтач – 29,30 сум

Арча – 28 сум

Зәй – 32 сум

Чүпрәле – 23,50 сум


Фикер өстәү