Кыйммәтле чакрымнар: Татарстанда кайда һәм нинди юллар төзелә?

Быел Татарстан юлларына 54 миллиард сумнан артык акча «түшәячәкләр». Казанда бу җәйдә узачак БРИКС уеннарына әзерлек барышында гына да башкала урамнарын яңартуга 4 миллиард сумга якын акча тотачаклар. Юл салучыларны Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылында да түземсезлек белән көтәләр. Сала быел зур юлга тоташтырылачак авыллар исемлегенә кергән.

Быел Татарстанда Юл эшләре программасын тормышка ашыруга 54,5 миллиард сум акча сарыф ителә. Төбәк дәрәҗәсендәге 208,3 чакрым юл төзү һәм төзекләндерү күздә тотыла. «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республикада барлык юл эшләре 15 октябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш», – диде март аенда Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

2024 елда «Куркынычсыз һәм имин юллар» илкүләм проекты кысасында Татарстанда 8,2 миллиард сумлык эш башкарылачак.

Мисал өчен, быел Түбән Камада юл-урам челтәрен яңартачаклар, Чаллыда Яшьлек проспектын капиталь төзекләндерәчәкләр. Ә Казан үзе бер төзелеш мәйданына әйләнде. Башкалада кунак каршы алырга әзерләнәләр. Июньдә узачак БРИКС уеннарына 70ләп чит илдән 5 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Шәһәр мэры Илсур Метшин халыкара чараларга әзерлек кысасында төзелеш эшләренә бәйле уңайсызыклар өчен шәһәр халкыннан гафу үтенде хәтта. Җәй башына кадәр башкала юлларын төзекләндерүгә 4 миллиард сумга якын акча тотылачак.

Юл салучыларны Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылында да көтәләр.

– Без 14 елдан бирле юл көтәбез, – ди саланы юллы итү өчен бик күп тырышлык куйган авыл имамы Фирдәвес Уразмәтов. – Колхоз чорында юлларны барыбер карап тордылар әле. Шәхси инвесторларга исә бу кирәкми. Соңгы бер-ике елда юллар бигрәк тә бетте. Әз генә яңгыр явып китсә дә, авылдан чыгам димә. Тракторлар да көчкә йөри. Авылыбыз зур түгел. Яңа Бәзәкәдә 70ләп кеше яши. Мәктәп яшендәге балалар да бар. Алар күрше авыл мәктәбендә белем ала. Тик кышкы буранда да, пычрак вакытта да укырга бара алмыйлар, «дистанционка»га күчәргә мәҗбүр булалар. Авылда күпләп мал тотучыларга да кыен. Малыңны суеп, базарга алып барырга уйласаң – юл юк. Аннары исә авыл бетә, дибез. Олы юлдан авылга кадәр 5 чакрымлап юл салырга кирәк. Шуны сорап, җитәкчелеккә дә, депутатларга да бик күп мөрәҗәгать иттек. Ундүрт елдан бирле бер кочак хат җыелды. Тик вәгъдәләр сүздә генә кала бирде. Йә илдә кризис башланды, йә район җитәкчесе алмашынды дигәндәй. Авыл халкы юл буласына ышанып та бетми инде хәзер. Кәгазе бар бит дим, аптырагач. Министрлар Кабинеты карарын укыдык. Безнең юлны 228 миллион сумга бәяләгәннәр. Юлчыларны дүрт күз белән көтәбез.

Актаныш районында олы юлдан өзелгән Чиялек авылын да көчкә эзләп таптык. Баксаң, районда бер үк исемдәге ике авыл бар икән. Ни хикмәт, икесендә дә юл юк. Быел Иске Байсар авыл җирлегенә керүче Чиялек олы юлга тоташачак.

– Бу юлны бик күптән көттек, – ди Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров. – Алла боерса, юл салсалар, авыл халкына зур куаныч булачак. Чөнки язын-көзен юлсызлык баш бәласенә әйләнә. Авылга автолавка, чүп машинасы йөри. Аларга да юл кирәк. Чиялектә 19 кеше теркәлгән. Хәер, аларның бөтенесе дә авылда яшәми. Мәктәптә укучы бер бала бар. Ул күрше авыл мәктәбендә белем ала. Тик автобус маршруты, юл булмау сәбәпле, Чиялеккә кадәр килми. Баланы олы юлга кадәр әтисе озатырга мәҗбүр. Юл салсалар, авылда яңа тормыш башланачак.

 

Татарстанда М7 һәм М5 федераль трассаларын тоташтырачак Шәле – Баулы автомобиль юлын төзү дәвам итә. Аңа озынлыгы 145 чакрым тәшкил иткән Алексеевск – Әлмәт түләүле юлы да керә. Трассаның бу арасын быел ук ук кулланышка тапшырырга ниятлиләр. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлында төзелеш эшләре дә ел азагына кадәр бетәргә тиеш. Билгеле булганча, биредә Чулман елгасы аша 1,3 чакрым озынлыктагы күпер дә салына. Корылманың техник әзерлеге 70 процент, дип хәбәр итә Юл федераль агентлыгының Идел – Нократ төбәге автомобиль юллары идарәсе матбугат хезмәте.

Быел Татарстанның кайсы авыллары юллы булачак?

Район Башкарылачак эшләр
Азнакай Югары Стәрле – Каразирәк – Урыссу юлы участогын капиталь төзекләндерү
Аксубай «Аксубай – Федоровка» – Яңа Баланда – Яңа Мукшы юлын реконструкцияләү
  «Аксубай – Емелькино» – Иске Чуваш Әдәмсуы юлын реконструкцияләү
  Аксубай – Федоровка юлы участогын капиталь төзекләндерү
Актаныш Чиялек авылына керү юлын төзү
  Актаныш – Пучы юлын капиталь төзекләндерү
  «Актаныш – Пучы» – Иске Теләкәй юлы участогын капиталь төзекләндерү
  «Актаныш – Пучы» – Бүләк юлы участогын капиталь төзекләндерү
Алабуга «М7 «Волга» – Покровское юлы участогын капиталь төзекләндерү
  «М7 «Волга» – Олы Качык юлы участогын капиталь төзекләндерү
Алексеевск Кыркүл – Масловка – Ромодан юлы участогын капиталь төзекләндерү
Апас «Казан – Ульяновск» – Апас – Олан – Каратун юлы участогын капиталь төзекләндерү
Арча «Арча – Сиза» – Алан юлын реконструкцияләү
Әгерҗе «Әгерҗе – Красный Бор» – Яңа Авыл – Яңа Бәзәкә юлын реконструкцияләү
Әлки Базарлы Матак – Чуваш Шәпкәсе юлы участогын капиталь төзекләндерү
  Сихтермә авылында юл-урам челтәрен капиталь төзекләндерү
Әлмәт Кичү – Кузьминовка юлы участогын капиталь төзекләндерү
Әтнә Олы Әтнә – Чыпчык юлы участогын капиталь төзекләндерү
Балтач Арбор – Шеңшеңәр юлы участогын капиталь төзекләндерү
  Чутай авылында юлны капиталь төзекләндерү
Балык Бистәсе Балык Бистәсе – Яншык юлы участогын капиталь төзекләндерү
Баулы Потапово Томбарлы – Татар Кондызы юлы участогын капиталь төзекләндерү
Биектау Каменка – Дөбьяз – Олы Әтнә юлы участогын капиталь төзекләндерү
  Ташлы Кавал – Сосновка – Бөреле т.ю. разъезды юлы участогын капиталь төзекләндерү
  «Ташлы Кавал – Сосновка – Бөреле т.ю. разъезды» – Кирилловка юлы участогын капиталь төзекләндерү
  Коркачык – Югары Ия юлын капиталь төзекләндерү
  Алан Бәксәр – Ары урман хуҗалыгы юлын капиталь төзекләндерү
Буа «Буа – Яльчик» – Исәк юлы участогын капиталь төзекләндерү
Зәй Кушъелга авылы юл-урам челтәрен капиталь төзекләндерү
  «Зәй – Сарман» – Сармашбаш – Петровский Завод юлын капиталь төзекләндерү
Кайбыч «Каратун – Чирмешән – Зур Подберезье» – Плетени юлын төзү
  «Олы Кайбыч – Камыллы» – Надеждино – Кичкеево юлын төзү
Кама Тамагы Красновидово – Сөйки юлы участогын капиталь төзекләндерү
Кукмара Түбән Шәмәрдән – Югары Шәмәрдән юлын реконструкцияләү
  Түбән Чура авылына керү юлын төзү
  Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Олыяз авылларында юл-урам челтәрләрен төзү
  Аш-Буҗи – Мәмәшир юлы участогын капиталь төзекләндерү
Лаеш Имән Кискә – Меретәк юлы участогын реконструкцияләү
  Столбище – Атабай юлы участогын капиталь төзекләндерү
  Татар Сараланы авылы юл-урам челтәрен капиталь төзекләндерү
  Имән Кискә – Меретәк юлы участогын капиталь төзекләндерү
  «Казан – Боровое Матюшино» – Комлы Кавал – «Столбище – Атабай» юлы участогын капиталь төзекләндерү
  Среднее Девятово – Татар Янтыгы юлын капиталь төзекләндерү
Лениногорск Сугышлы – Юлтимер юлын реконструкцияләү
  Кичү – Кузьминовка – Урмышлы юлы участогын капиталь төзекләндерү
Менделеевск Псәй – Кырынды юлы участогын капиталь төзекләндерү
Минзәлә «М7» Волга» – Коноваловка» – Иске Ашпала юлын төзү
  Рус Караны – Тогашево юлы участогын капиталь төзекләндерү
  «М7» Волга» – Югары Тәкермән юлын капиталь төзәекләндерү
Мөслим Мәлләтамак авылы юл-урам челтәрен капиталь төзекләндерү
Нурлат Нурлат – Яңа Иглай юлы участогын капиталь төзекләндерү
  Кузайкино – Нурлат юлы участогын капиталь төзекләндерү
Питрәч Казан – Салмачы – Көек юлын капиталь төзекләндерү
  Чыты – Керәшен Сәрдәсе юлын капиталь төзекләндерү
Сарман Мөслим – Саклаубаш – Юлтимер юлы участогын капиталь төзекләндерү
Тәтеш Рус Киштәге – Кошки юлын төзү
  Льяшево – Ямбакты юлын реконструкцияләү
  Кошки авылына керү юлын капиталь төзекләндерү
Теләче Караширмә авылына керү юлын капиталь төзекләндерү
Тукай Олы Шилнә – Кече Шилнә юлы участогын капиталь төзекләндерү
Чирмешән Кузайкино – Нурлат юлы участогын капиталь төзекләндерү
  Яңа Кади авылына керү юлын капиталь төзекләндерү
Чүпрәле Иске Чүпрәле – Татар Шатрашаны – Городище юлы участокларын капиталь төзекләндерү
Югары Ослан Ташкабак авылы урам-юл челтәрен капиталь төзекләндерү
Яңа Чишмә Яңа Шишмә – «Ширәмәт – Кармалы» юлы участогын реконструкцияләү
  Татар Утяшкиносына (Әдәмсә) керү юлын капиталь төзекләндерү

 


Фикер өстәү