«Баланың хәле көннән-көн начарлана…»

Кукмарада яшәүче Хәбибуллинар гаиләсенә көтмәгәндә хәсрәт килгән. 7 сыйныфта укучы кызлары Алсуның көннән-көн хәле начарлана башлаган. Бала бик каты ябыккан. Табиблар анорексия диагнозы куйган. Бар да борчылудан килеп чыккан. Алсу гел бишлегә генә укучы бала икән.

– Алсу кызым белән бер сыйныфта укый. Бик акыллы бала инде. Диеталарда торып ябыкмаган, – ди сыйныфташының әнисе Венера. – Аны Мәскәүгә җибәрәләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы квота да бирә. Әмма ул бер айдан гына булачак. Ә баланың хәле көннән-көн начарлана. Шуңа күрә, әти-әнисе бүгеннән үк Мәскәүгә китмәкче. Квота булганчы хәлен җиңеләйтеп булмасмы дип түләүле дәваланмакчылар. Ничек тә шул сабыйга ярдәм итик әле.

Алар Мәскәүгә әнисе Гүзәл белән баралар. Хастаханәгә кызны әнисеннән башка салачаклар. Гүзәлгә сабые яткан хастаханә янәшәсендә фаҗир яллап торырга кирәк булачак. Бу гаиләгә бергәләп булышсак иде.

Әнисе Гүзәл Рамил кызы Хәбибуллинаның 89033058950 телефон номеры Тинькофф картасына беркетелгән.


Фикер өстәү