«Без кеше исәбенә кермибез микәнни соң?»: Яңа Бәзәкә авылы халкы юлсызлыктан тилмерә 

Автокибет килми, балалар мәктәпкә йөрми, Ашыгыч ярдәм, чүп җыю машиналары керә алмый. Язгы-көзге пычрак көннәрдә Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылында тормыш туктала. Халык чарасызлыктан нәрсә эшләргә дә белми… Редакциягә хатлар һәм фотолар күтәреп килеп кергән Фирдәвес Уразманов үз гозерен безгә әнә шулай дип җиткерде. Чакрымнар узып килүенең сәбәбе җитди – авылга юл кирәк.

Юлсызлык

Фотолардан һәм Фирдәвес Уразмановның сөйләвеннән аңлашылганча, Яңавыл һәм Яңа Бәзәкә авыллары арасындагы 5 чакрым озынлыктагы юл бик начар хәлдә. 1985 елда колхоз өйгән дамба юл икән бу. Колхоз яшәгән чорда аның өстен, гравий җәеп булса да, ремонтлап торган булганнар.

– 2004 елда колхоз беткәннән бирле юл ремонтланмый, юл өсте юыла-юыла, ташы агып бетеп, кызыл балчыкка калды. Шуңа күрә язын-көзен, яңгырлар яуганда, юлдан йөрү бик зур җәфага әйләнә, – диде ул.

Ә юл бик кирәк. Мәктәп булмаганлыктан, балалар күрше Тирсә авылы мәктәбенә автобуста йөри икән.

– 2011 елда мәктәпләрне эреләндерү башланды. Бу эш безнең Яңавыл мәктәбен дә читләтеп үтмәде. Балалар саны җитәрлек булуга да карамастан, мәктәпне яптылар һәм Тирсәгә автобуста укырга йөртә башладылар. Яңавыл – Яңа Бәзәкә юлы начар булу сәбәпле, ата-аналар ризасызлык белдергәч, район җитәкчелеге, 2010–2013 елларда бу ике авыл арасына асфальт юл салыначак, дип тынычландырды. Шушы буш вәгъдәләр белән 11 ел вакыт узып китте, юлыбыз елдан-ел начарланды. Язын, бик нык пычрак булгач, бернинди дә машина йөри торган булмады. Шуңа күрә балалар читтән торып укыды, – диде Фирдәвес Уразманов.

Шулай ук авылда кибет һәм фельдшер пункты булмаганлыктан, автокибет, Яңавыл авылыннан медицина хезмәткәрләре дә килеп йөри.

– Яңгырлар башлангач, автолавка авылга керә алмый, укучыларны «Нива» машинасында йөртәбез. Янгын чыга калса, кеше авырып китсә дә, кот алынып тора. Чөнки «ашыгыч ярдәм» машинасы авылга керә алмый. Авыруларны Яңавылга тракторда алып төшкән вакытлар да булды, – ди авыл халкы.

Бүген авылда 85 кеше яши. Моңа кадәр халык үз проблемаларын үзе хәл итәргә тырышкан. Үзара салым акчасына суүткәргечләрне, чишмәләрне, зиратларны карап-төзәтеп торалар. Тик әлеге акча төбәк юлы статусында булган ике авыл арасындагы юлны эшләр өчен каралмаган.

– Яз-көз көннәрендә «Шевроле-Нива» белән дә үтеп булмый. Юл өзеклеге аркасында яз көне 3 атна азык-төлек алып килә алмадылар. Юлыбызны өметсез, кирәксез дип әйтүчеләр дә булгалады. Ләкин без бу фикер белән бер дә килешмибез. Яңа Бәзәкә белән Удмуртия Республикасындагы Алнаш районының Күҗем авылы арасы 3 чакрым гына. Юл яхшы булганда, аннан машиналар да, «Ак Барс» агрофирмасының техникалары да күп йөри, – ди Фирдәвес абый.

Авыл халкы әйтүенчә, документларда бу юл «переходное покрытие», ягъни ком-таш кушылмасы, гравий белән түшәлгән дип күрсәтелгән, ләкин юлга бервакытта да буеннан-буена каты вак таш җәелгәне булмаган. Алар сүзләренчә, юлның проекты да әзер, экспертиза да ясалган, юл билгеләрен, автобус тукталышларын да эшләп куйганнар. Ләкин халыкның зарыгып көткән юлы әле дә булса юк.

– Балаларыгызны күрше авыл мәктәбенә йөртегез – юл була, фермерлар санын арттырыгыз – юл була, диделәр. Тик болар барысы да буш сүз булып чыкты. Асфальт юл салу турында берничә ел сөйлиләр инде, ләкин кайдадыр тоткарлык килеп чыга, күрәсең, – ди юлсызлыктан тәмам гаҗиз булган авыл халкы.

«Айга менү кирәкми»

Авылны өметсез дип әйтеп булмый. Халык ничек тә тырышып көн итә. Күпләп мал асрыйлар, умартачылык, игенчелек белән шөгыльләнәләр, агрофирмада эшләүчеләр дә бар. Ике фермер күпләп терлекләр тота, мини-ферма төзүчеләр дә бар. Кызганыч, юлсызлык аларның эшчәнлегенә дә тискәре йогынты ясый.

Әйтик, фермер Дилүс Ямалеев хуҗалыгында 30лап үгез, берничә баш сыер бар. Билгеле инде, күпләп мал-туар асрагач, техникасы да, йөрүе дә күп.

– Капка төбенә чыккач, уңга барсам, батармынмы, сулга китсәм, чумармынмы, алга китсәм, туктап калырмынмы, дип баш ватабыз. Бу бит һәр көнне шулай. Барырга кирәк, дип чыгабыз: таудан менеп булмый. Районнан ярминкәгә чакыралар, чыгабыз, батып, кире борылабыз. Һәр кешенең яхшы шартларда яшәргә, яхшы юллардан йөрергә хокукы бар, дип сөйлиләр. Без кеше исәбенә кермибез микәнни соң? Күрше авылга асфальт 26 ел элек салынган иде. Без әле дә шул килеш яшәп ятабыз, – диде ул.

Фермер әйтүенчә, юлсызлыктан яшьләр дә, өлкәннәр дә иза чигә.

– Чүп машинасы ике ай килә алмый инде. Акчасы да түләнгән югыйсә. Нинди зур машина да керми. Ә безгә язын-көзен көн саен җиңел машина белән саз ерып йөрергә кирәк. Чыккан саен юарга кирәк. Балалар кайта башласалар да, керә алмыйча, җәфаланып бетәләр. Дөресен генә әйткәндә, без утраудагы кебек яшибез. Юл вакыт-вакыт бар, вакыт-вакыт юк. Авыл халкы язны-көзне бик сагаеп көтеп ала, – ди Дилүс абый.

Мондый авырлык фермерлык эшчәнлегендә дә чагыла, ди ул. Киләсе елга да юл булмаса, терлек санын киметмәкче була.

– Асфальт булмаган очракта да, ком-таш кушылмасы булса да түшәсеннәр иде. Күрше Удмуртия Республикасы авыллары урамнарының бар җиренә асфальт, щебенка җәйгәннәр. Ник бездә юк? Кайтасы кеше – кайта, чыгасы кеше чыга алмый. Иртәгә нинди һава торышы булыр икән, барасы җиребезгә бара алырбызмы, дип көтеп утырырга туры килә. Телевизордан әллә нинди казанышлар турында сөйлиләр. Айга кадәр менәләр бит хәзер. Безгә ае  кирәкми, 5 чакрым гап-гади юл гына салсыннар, – дип ачынып сөйләде фермер.

Авыл халкы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да хат юллаган.

Өмет

Авылдашларының сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Мәгъсүм Сәлихов та раслады.

– Бу көннәрдә, чыннан да, бик пычрак. Халык бик иза чигә бу юлда. Җиңел машиналар йөрерлек түгел, ә авылдан керү-чыгу өчен бердәнбер юл бу. Ә исән кешегә юл көн саен кирәк, – диде ул. – Көн туса, янгын чыкмасын иде дә апа-абыйлар гына авырып китмәсен иде, дип телим. Чөнки яңгырлы көннәрдә йөрерлек түгел. Фермерларыбызга да авыр. Җитештергән продукцияләрен сатарга, терлек азыгы юнәтергә кирәк.

Аның сүзләренчә, бу проблеманы район җитәкчелеге белә, хатлар да юлланган.

– Барысы да көтә. Расланган очракта, иң беренче булып безнең авылга юл керәсе, дип вәгъдә бирәләр. Белмим, тагын шул вәгъдәләр белән генә калырбызмы…

Халыкны бик нык борчыган әлеге мәсьәлә буенча без Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиевкә шалтыраттык.

– Киләсе елда Яңа Бәзәкә авылына юл булыр, дип көтәбез. Программа тулысы белән кертелгән, ләкин әлегә ахырга кадәр расланмаган. Әгәр бар да без планлаштырганча булса, 2023 ел ахырына кадәр эшләрне төгәлләү бурычы куябыз. Өмет бар үзе. Президентка да хатлар юлланды. Безгә хәзер көтәргә генә кала, – диде Азат Вәлиев.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү