Кичә кичке бишенче яртыларда Яңа Чишмә районында юл һәлакәте булган.
Фаҗига шаһитләре сүзләренчә, Ford һәм Renault автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә бер машина юл кырыена очкан, икенчесе юлга аркылы баскан.
Ford машинасын йөртүче һәлакәт урынында ук үлгән. Тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылган.
Фото: Татар-информ