Телефонга башта хәбәр килә. Анда подписканың инде рәсмиләштереп куелуы, фәкать хәбәрдәге сылтамага кереп кенә акчаны алуларыннан котылып булуы турында әйтелә.
Чынында исә сылтама аферистлар кармагына эләгүчене ялган сайтка кертеп җибәрә: биредә смс-хәбәр аша килгән код сорала. Берникадәр вакыттан соң, аңа, янәсе, Дәүләт хезмәтләренең техник ярдәм үзәгеннән яза башлыйлар. Анда исә күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга киңәш итәләр. Ә бу номер – мошенникларның элемтә үзәгенеке.
Шуннан соң кешегә психологик басым ясый башлыйлар. Аферистлар банк картасы мәгълүматларын, адресын һәм башка шәхси мәгълүматларын белүләре белән куркытып, корбанын үзләренең күрсәтмәсе буенча эшләргә мәҗбүр итәләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез