Казанда бер ир дустын 7 каттан этеп төшергән

Казанда яшәүче берәү үзенең дустын 7 нче кат балконыннан этеп төшергән.

Фаҗига алдыннан алар бәхәскә кергәннәр, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Әлеге хәл быел май ахырында Тәбиев урамында булган. Низаг вакытында бер ир дустының аркасына пычак белән кадый һәм 7 каттан этеп төшерә. Дусты фаҗига урынында үлә.

Ир үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Казанның Совет район судына җибәрелгән.


Фикер өстәү