Акмаса да тама: пенсия дә, пособиеләр дә артачак

Кесә ягы яхшырган икән бит. Белгечләр әйтүенчә, соңгы егерме елда илдә иң күп һәм иң аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр арасындагы «упкын» өч тапкыр кимегән. Моны, иң беренче чиратта, хезмәт өчен түләүнең минималь күрсәткечен арттыру белән аңлатканнар. Аз керемлеләр тагын да җиңелрәк сулап куймагае. 2025 елга кадәр кайбер төр пособиеләр икеләтә артачак дип фаразлана. Киләсе елда булачак  пенсия күләме дә билгеле.

Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты белгечләре исәпләп чыгарган: быел илдә иң югары һәм иң түбән уртача хезмәт хаклары бер-берсеннән 13,1 тапкыр аерыла. Чагыштыру өчен, 2001 елда әлеге күрсәткеч – 40ны, 2005 елда исә 24,9ны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч алга таба да кимүен дәвам итәчәк, дип тә фаразлаганнар. Беренчедән, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме даими арта. Россия Президенты Владимир Путин чыгышларының берсендә, киләсе елның 1 гыйнварыннан әлеге күрсәткеч, 18,5 процентка үсеп, 19242 сумга җитәчәк, дип белдерде. Илбашы сүзләренә караганда, әлеге яңалык 4,8 миллион эшчегә кагылачак. Быел исә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 6,3 процентка артты һәм 16 мең 242 сум тәшкил итте.

– Бүген хезмәт базарында төзелеш, җитештерү, транспорт кебек тармаклар өчен кирәкле эшче көчләргә кытлык зур. Аларга лаеклы хезмәт хакы да вәгъдә итәләр. Әле яңа бер игъланга күзем төште, төзелеш оешмасына аена 80 мең сум хезмәт хакына эретеп ябыштыручы эзлиләр. Мондый тәкъдимнәр җитәрлек.  «Ак яка»лы юрист, финансистлар заманы артта калып бара, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Шунысын да әйтергә кирәк: җәмгыятьтә «соры» хезмәт хакы алып эшләүчеләр кимегәннән-кими. Чөнки халык алдагы көн турында күбрәк уйлана.

Киләчәк дигәннән, 2024 елда пенсионерларның күпме акча алачагын да әйткәннәр. Илнең финанс министры Антон Силуанов сүзләренә караганда, 2024 елда лаеклы ялдагыларга түләүләр инфляция күрсәткече дәрәҗәсендә, ягъни 7,5 процентка артачак. Киләсе елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 23244 сум тәшкил итәчәк, дип көтелә. Рәсми саннарга караганда, 2024 елда пенсия түләүгә генә дә 10 триллион сумнан артык акча тотылачак.

Пособиеләр дә арта. 2025 елга кадәр әлеге төр түләүләрнең кайберләре икеләтә күтәреләчәк, ди әнә. Аерым алганда, ике елдан вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләү көненә хәзерге 2,7 мең сумнан 5,7 мең сумга кадәр җитәчәк, дигәннәр илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.  Киләсе елда исә әлеге күрсәткеч 4,1 мең сум булачак.

 Исегезгә төшерәбез: пособие күләме иминият стажына бәйле. Әгәр иминият стажы 5 елдан да азрак икән, хезмәткәр авырып китү сәбәпле, аңа алдагы ике еллык уртача хезмәт хакының 60 проценты,  5–8 ел булса – 80 проценты, 8 елдан күбрәк булса  100 проценты күләмендә акча түләнә. «Больничный» 15 календарь көненә бирелә.

Бала тапкан һәм тәрбияләгән өчен пособиеләр дә артачак. Шул ук чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, киләсе елда йөклелек һәм бала табу буенча дәүләт ярдәменең максималь күләме 565 мең сумга (быел ул 383 мең сум чамасы. – Ред.) җитәчәк. Ә 2025 елда әлеге күрсәткеч 794 мең сумлык чикне узар, дип фаразлана. Яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән өчен пособиенең максималь күләме дә ике елда быелгы 33 мең сумнан 69 мең сумга җитәчәк, дип вәгъдә иткәннәр. Шунысын да истә тотыгыз: әлеге төр түләүләр соңгы ике елда алган уртача хезмәт хакына бәйле. Белгечләр әйтүенчә, пособиеләрнең максималь күләме арту агымдагы елның 1 гыйнварыннан иминият кертемнәренең бердәм тарифы гамәлгә керүгә бәйле. Артуы хак булсын.

Сораштыру

Сезнең ничә керем чыганагыгыз бар? (процентларда)

Бер                                    79,39

Ике                                    7,13

Өч                                      0,73

Берничә                             0,11

«Росстат»тан

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү