Владимир Путин дөнья икътисадының күп полярлы модельгә күчүе турында белдергән

Глобаль икътисад күп полярлы модельгә күчә. Аның нигезендә һәрбер илнең әһәмияте, төрле өлкәләрдә үз мөстәкыйльлеген саклау осталыгы ята. Россия Президенты Владимир Путин “Россиянең энергетика атнасы” халыкара форумы утырышында шул хакта белдергән.

“Бүген дөнья икътисады күп полярлы модельгә күчеп килә. Анда берничә үсеш үзәге була, ә һәрбер илнең урыны, роле һәм әһәмияте икътисадтагы, сәнәгатьтә, технологияләр һәм энергетика өлкәсендәге мөстәкыйльлелеген ни дәрәҗәдә нәтиҗәле саклау осталыгы белән билгеләнә”, – дигән Россия дәүләте башлыгы.

Ул шулай ук хәзерге вакытта Россиянең тышкы сәүдәдәге юнәлешен һәм, гомумән, сәүдә географиясен үзгәртүен, ә кече һәм урта бизнесның яңа мөмкинлекләре пәйда булуын билгеләп үткән.
Исегезгә төшерәбез: “Россия энергетика атнасы” халыкара форумы 11-13 октябрь көннәрендә Мәскәүнең “Манеж” күргәзмә залы мәйданчыгында үткәрелә. Форум чараларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.


Фикер өстәү