«Мондый хәлне күргән юк иде»: яңа мөдир килгәч, балалар бакчасында гаҗәеп үзгәрешләр башланган

Бу сүзләрне Дәрвишләр бистәсендәге 65 нче балалар бакчасында моңа кадәр тын гына эшләп яткан, бер ел элек яңа мөдир килгәч, шактый гына үзгәрешләр  кичергән тәрбиячеләр әйтә.

Ялгышмаганнар

Яңа мөдир дигәнебез – Гөлназ Сафиуллина. Безнең өчен бик яңа да түгел әле ул. Моннан берничә ел элек балалар бакчаларында татар теленә өйрәтү, гореф-гадәтләрне саклау эшләре белән танышып йөргәндә, 415 нче балалар бакчасына да барып чыккан идек. Гөлназ Минтаһировнаның шунда өлкән тәрбияче булып эшләгән чагы. Үзенчәлекле эш-гамәлләре белән шаккатырган иде ул безне. Остаз итеп, бөек мәгърифәтчебез Каюм ага Насыйрины алган да, балаларны гына түгел, ата-аналарны да бергә туплап, бик үтемле тәрбия эшләре үткәреп ята иде. Балалар үзләрен «Каюм бабай оныклары» дип атыйлар, татарча сөйләшәләр, бииләр-җырлыйлар, бабаларының канатлы сүзләрен, гыйбарәләрен яттан белеп, шул кагыйдәләрне күздә тотып яшиләр, ашыйлар, укыйлар, уйныйлар иде бу бакчада.

Моннан бер ел тирәсе элек, сентябрь аенда Гөлназ Сафиуллинаны Казан мәгариф идарәсе боерыгы белән 65 нче бакчага мөдир итеп күчергәннәр. Әмма бер шарт белән: тиз арада, бернинди каршылыксыз-нисез катнаш бакча төзергә һәм татар төркемнәрендә телне, гореф-гадәтләрне саклау буенча эш җәелдерергә. Тәҗрибәсе мулдан, булдырыр дигәннәрдер инде. Һәм ялгышмаганнар.

Нидән башларга?

– Милләтне үстерү буенча хәйран гына эшләр эшләдек, – ди Гөлназ Минтаһировна, эш-гамәлләре турында сорашкач. – Хәзер бакчадагы 12 төркемнең алтысы татар телле. Нидән башларга дигәндә, мин, кадрлардан, дип җавап бирер идем. Шунысын да әйтеп куйыйм: үзләре теләп китүчеләрне санамаганда, эштән җибәрүләр булмады, балалар да шундый составта калды. Барысы белән дә уртак тел табарга тырыштык. Элеккеге хезмәттәшләрем дә хәерхаһлы булдылар.

Беренче булып, 415 нче бакчада бергә эшләгән коллегасы Раушания Шәйхелисламова ярдәмгә килә. Өлкән тәрбияче булып урнаша. Шундук балалар, ата-аналар белән сөйләшүләр башлый. Кем татар телен яхшы белә, кем бөтенләй сөйләшә белми, кемнең өйрәнергә теләге бар, кемнеке юк – барысын да җентекләп белешә. Сораштыру үткәрәләр, анкеталар тутыралар, беркемнең дә теләгенә каршы килмиләр. 415 нче бакчаның элеккеге мөдире Рузалия Кадыйрова да, бу хәлләрне күреп, өйдә тик кенә утыра алмый. Инде ялга киттем дигән җиреннән чыга да ярдәм кулын суза. Гадәтләнгән эш бит инде. Бөтен нәрсә таныш. «Рузалия Әхәтовна – минем остазым. Күп нәрсәгә өйрәтте. Бүген дә ярдәменнән ташламый», – ди аның хакында шәкерте.

Дөрес, электән эшләүчеләр арасында башта аптырабрак калучылар да булган. Берән-сәрәм киткәләгәннәр дә. Әмма күбесе эшнең җаена бик тиз төшенгән. Коллективның болай бердәм эшли башлавы күңелгә рәхәтлек өстәгән, төрле шөгыльләр табарга ярдәм иткән. «Бакчабыз яшәреп китте», – диләр кайберләре, әле бүген дә гаҗәпләнеп.

Нинди хәлләр булып ята?

Әллә ни баш китәрлек әйберләр дә юк кебек үзе. Татар телендә тәрбия бирә башлыйлар. Планнар татарча төзелә. Республика, район күләмендә татар телендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашалар. Арада төрлесе бар: миллиләре дә, инновацион юнәлештәгеләре дә. Юнәлеш дигәннән, татар телен өйрәнү дә өч тармак буенча алып барыла: тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар. Бакчада өйрәнеп кайтканнарын түкми-чәчми өлкәннәргә җиткерәләр икән дә, әти-әниләр бакчага килгәч, сөйләшеп күрсәтәләр, рәхмәтләрен әйтеп китәләр икән.

Ә яңа мөдир: «Тәҗрибә туплавымны дәвам иттерәм», – ди. Дөресрәге, күптән башкаларга өләшә инде ул аны. Үзе эшләп киткән бакчаны да онытмый. Бергәләп төрле чаралар үткәрергә дә вакыт табалар. Татар тәрбиячеләре өчен Совет районында 1995 елдан бирле эшләп килгән «Мирас» семинарын да соңгы тапкыр бергәләп оештырганнар. Балалар бакчалары өчен татар телендә эш дәфтәрләре әзерләгәннәр. Татарстанда гына түгел, чит өлкәләрдән дә заказ бирәләр икән. Алар арасында «Уйный-уйный өйрәнәм», «Ярый-ярамый», «Мавыктыргыч математика» дигәннәре бар. «Мирас» семинары өчен  китапчыкларны яңадан бастырып чыгарганнар.

Телне яхшы белгәч, «Сәйяр» дип аталган Республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестивалендә катнашу да берни тормый хәзер аларга. Татар телендә «Ачык авыз» дигән спектакль өйрәнеп яталар. Авторы да үзләренеке – Эльвира апалары. Автор дигәннән: «Тәрбиячеләрнең яңа сәләтләре ачылып кына тора. Язучылык эшенә керешеп баралар: шигырь дә иҗат итәләр, спектакль дә язалар», – ди мөдир, уенын-чынын бергә кушып. «Бәйрәмнәрдә татарча шигырьләр сөйли башлагач, бәйгеләрдә катнашкач, балалар бигрәк тә кызыксынып китә. Телне белмәгәннәренең дә тизрәк өйрәнәсе килә», – ди Раушания апалары. «Җәлил укулары», «Татар малае» бәйгеләрендә җиңү яулаулары юктан гына түгел бит инде. Кунаклар да яратып йөри аларга. Йолдыз апалары Шәрәпова килгәч, шигырьләрен сөйләп күрсәткәннәр. Болай булгач, шагыйрә апалары тагын киләчәк инде.

Әти-әниләр дә бик активлашып киткән. Берәр нәрсә эшли башласалар, булышырга кирәкмиме дип, хәзер килеп җитәләр, ди. Ә эшлисе эшләр күп әле. Балаларга төрле милләт вәкилләре киемнәре тегәләр. Ансамбльләр чыгыш ясаганда, йөз кызармаслык булсын. Музейны төзеп бетереп киләләр. «Авылларга кайткач, экспонатларны үзебез җыеп килдек», – ди Эльвира Вәзиловна. Ни генә юк монда! Җилпуч, кер бәләге, икмәк салу өчен кәрзин, тимер үтүк… Шунысын да әйтик, музейның бер үзенчәлеге бар: балалар, нәрсә икән бу дип, аптырашып тормасын өчен, элеккегесе янына хәзергесен дә куясы. Мәсәлән, борынгы үтүк янына – яңасын, сырлы такта янына – кер машинасын.  Тиздән Идел буе халыклары мәйданчыгы да «аякка басачак». Фанердан зур сыннар кисеп, бер рәткә тезеп куячаклар аларны. Шулай итеп, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан да зур эшләр эшләнә.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү