Әнисе белмәсә, баласы белер: «Иң яхшы билингваль бакча» грантын отучылар татар теленә өйрәтү серләрен ачты

Өйдә сөйләшмәгәнне бакчада сөйләштереп буламы? Рес­пуб­ликада «Иң яхшы билингваль бакча» грантын отучылардан татар теленә өйрәтү нечкәлекләре турында кызыксындык. Жиңүчеләр ярты миллион сум акча белән бүләкләнә.

Быел бәйгедә катнашу өчен мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 44 гариза килгән. Арадан татар һәм рус телләрендә белем һәм тәрбия бирүдә уңышка ирешкән 10 бакчаны сайлап алганнар.
Әти-әниләре татарча белмәсә дә, балаларының беләсе килә. Бәйгедә җиңүче бакчаларда тәрбиячеләр әнә шулай ди. Лениногорскидагы 7 нче бакчада татар теленә өйрәтүче тәрбияче Аймара Гайнетдинова әйтүенчә, әти-әниләр татарча бик сөйләшмәсә дә, сабыйларының татарчаны белүенә сөенәләр. Монда 145 бала йөри.

– Бакчада татар мохите булды­рыр­га тырышабыз. Өендә татарча аралашкан балалар төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый, аның мөмкинлекләре дә зуррак. Ә белмәгәнне өр-яңадан өйрәтергә кирәк. Аерма шунда. Балалар белән татарча спектакльләр куябыз. Балабыз бакчага йөри башлагач, өйдә татарча аралаша башладык, диюче әти- әниләр дә бар, – ди тәрбияче. – «Татарча сөйләшәбез» дигән укыту-методик комплект буенча эшлибез. Ул 167 сүзне кушып, татарчага өйрәтүне күздә тота. Әлбәттә, без моның белән генә чикләнмичә, күбрәк өйрәтәбез. Уеннар аша татар телен өйрәнү балаларга бик ошый. Бакчабыз мөдире татар кешесе булгач та уңайлы. Лилия Билалова әкиятләр кую өчен костюмнар тектерде, уенчыклар булдырды. Балалар кибет-кибет уйныймы, башкасынмы – уенчыклар җитә. Монысы да бик мөһим.

Тәрбиячедән дә күп нәрсә тора. Аймара Гайнетдинова 2014 елда «Татар телен өйрәтүче иң яхшы тәрбияче» бәйгесендә җиңгән. «Балалар мәктәпкә киткәч тә, әти-әниләре, укытучыларыннан татарча сөйлә­шү­ләре турында кызыксынып торам. Бер начар сүз дә ишеткән юк», – ди ул, сабыйлары өчен куанып.
Ютазы районының Урыссу бистәсендәге 2 нче бакча да – җиңүчеләр арасында. Анда 81 бала тәрбияләнә. Арада татар, урыс, төрек, таҗик һәм башка милләт балалары да бар. Бакча мөдире Алсу Шакирова да бистәдә урыслашу проблемасы булуын, әти-әниләрнең татарча начар белүен әйтте.
– Әти-әниләре татарча белмәсә, әби-бабайлары телне саклый. Без бакчада үтүче чараларга өлкәннәрне еш чакырабыз. Алар кул эшләре, төрле гореф-гадәтләр белән таныштыра. Әйтик, маржа әби үзенең милли курчакларга ничек итеп киемнәр тегүе турында сөйләсә, татар бабае агач эшкәртү серләре белән уртаклаша. Алар бит бу шөгыльләрне оныкларына да өйрәтә. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә әби-бабайлар белән бәйләнештә булу – бик отышлы адым. Грантка «Туган телләр – буыннар бәйләнеше» дигән өч еллык проектыбызны тәкъдим иттек, – ди Алсу Шакирова. – «Татарча сөйләшәбез» дигән программада татарча өйрәтү өчен барлык материал, хәтта мультфильмнарга кадәр бар. Татар телен дәресләрдә генә түгел, урамга уйнарга чыккач та, йок­ларга ятканда да, теләсә кайсы шөгыльләр вакытында кулланабыз. Мәктәпкә сабыйлар татарчаны белеп китә.
Казанның өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе дә иң яхшылар исемлегенә эләккән.
Башкаладагы 72 нче бакча мөдире Людмила Салмина белдергәнчә, конкурста җиңү – балалар өчен дә, коллектив өчен дә мөһим вакыйга.
– Бәйгегә бер генә көн әзерләнмәдек, кызыклы программа уйладык, план төзедек. Әти-әниләр дә безне хуплады, ярдәм иттеләр. Балалар татар һәм рус телләрен ма­вык­тыргыч формада үзләштерә, – ди мөдир. Бакчада откан грантны исә матди-техник базаны яхшыртуга, мультимедиа техникасын сатып алуга, җиһазлар, шулай ук мәгариф программаларын яңартуга тотарга җыеналар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү