Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан белән Беларусь арасындагы ныклы элемтәләр – зур казаныш»

Бүген Минск шәһәрендә, Беларусь парламентының югары палатасында, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан парламенты делегациясе әгъзалары Беларусь Республикасының Милли Җыены республика советы Рәисе Наталья Кочанова белән очрашты.

Наталья Кочанова, очрашуны ачып, Татарстан белән Беларусь арасында үзара җылы мөнәсәбәтләр урнашуын әйтте. «Элемтәләребез барлык юнәлешләр буенча үсә, – диде ул. – Хезмәттәшлегебез – стратегик характерда. Дәүләт дәрәҗәсендә шулай бәяләнә».

Беларусь Милли Җыены республика советы Рәисе әйткәнчә, хәзерге вакытта Россия белән Беларусь кайбер дәүләтара оешмаларда бергәләп эшли. «Безгә ике ил төбәкләренең законнар чыгару органнары арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк, – диде Наталья Кочанова. – Безнең өчен төбәкләрнең хезмәттәшлеге бик мөһим. Татарстан делегациясенең бүгенге визиты – элегрәк ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру ул».

Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуга йомгак ясап, Татарстан белән Беларусь арасындагы тыгыз элемтәләр – безнең зур казанышыбыз. бу нык дуслыкны сакларга кирәк, дип билгеләп үтте. «Бер-беребездән өйрәнерлек әйберләр бар, күп кенә мәсьәләләр буенча тәҗрибә алыша алабыз», – диде ул. Татарстан парламенты башлыгы Наталья Кочанованы җавап визиты белән Казанга чакырды.

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Беларусьның Бөек Ватан сугышы тарихы музее белән танышты. Республика парламенты делегациясенең Минск өлкәсенә сәфәре бүген төгәлләнә.


Фикер өстәү