Башкалага яңа онкология сырхауханәсе кирәк

Республика онкология диспансерының баш табибы Илгиз Хидиятов Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

Баш табиб сүзләренә караганда, башкаланың онкология диспансеры бер сменага 300ләп кеше кабул итәргә тиеш. Чынлыкта табиблар, ике смена эшләп, көненә 1 меңгә якын кеше кабул итәргә мәҗбүр.

— Шуңа күрә безгә яңа сырхаунә кирәк, — ди Ильгиз Хидиятов. — Узган ел җиңелләрдән булмады. Шуңа да карамастан, узган елга куелган барлык максат-бурычларга ирештек. Яман шеш очраклары артты. Бу без тагын да җентеклерәк тикшергәнбез дигән сүз. Аннары узган ел диспансеризация, профиклактик тикшеренү күрсәткечләре яхшырды. Бу шуның белән дә бәйледер. Әлеге тикшеренүләр барышында бик күп кенә яман шеш авырулары башлангыч чорда ук табыла. Быел да шундый рухта эшләрбез дип өметләнәм.

Баш табиб яшерми: баштарак кайбер төр медицина кирәк-ярагын кайтартканда кыенлыклар булган. Болар бар да Россиягә каршы кертелгән чикләүләр белән бәйле.

— Әмма бу проблеманы тиз арада хәл иттек. Хәзер күбрәк Кытайдан кайтартылган җиһазлар белән эшлибез. Алар сыйфат ягыннан Европа, Америкада җитештерелгән аналогларыннан бер дә калышмый. Яман шешне дәвалаганда кулланылган дарулар кайтарту белән дә проблемалар юк. Чикләкләүләр аркасында базардан киткән оешмалар саны бармак белән генә санарлык. Алар җитештергән даруларның үзебездә җитештерелгән аналогларын куллана башладык, — ди Илгиз Хидиятов.


Фикер өстәү