Татарстанда табиблар 19 яшьлек яшь ананы яман шеш авыруыннан коткарып калган

Татарстан онкология диспансерының Чаллыдагы филиалында иң яшь сырхау – 19 яшьлек кыз дәваланып чыккан. Бу хакта “Татар-информ” автомобиль төзүчеләр шәһәренең онкология үзәге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Клиникада билгеләп үтелгәнчә, яшьләрне онкология диспансерында бик сирәк кенә очратырга мөмкин. Тик соңгы вакытларда рак нык “яшәргән”. Шуны раслагандай, онкология диспансерына 19 яшьлек яшь ана мөрәҗәгать иткән. Баласын тудырганнан соң күкрәгендә шеш абайлаган ул.

“Бала имезүче яшь анабашта үзендә маститтыр дип уйлаган. Чыннан да, билгеләре охшаш: сөт бизе шешенеп киткәндәй була, төерчек барлыкка килә. Әмма мөһим аермасы шунда: яман шеш очрагында беркайчан да калтыратмый, бизгәк пәйда булмый. Яшь ананы уңышлы дәваладык. Хәзерге вакытта аның авыруы чигенде”, – дип сөйләп үткән республика клиник онкология диспансерының Чаллыдагы филиалы бүлек мөдире, онколог, маммолог Илшат Вафин.

Табиблар, чирне вакытында белү һәм дәвалый башлау өчен яшьләрне дә диспансеризация узарга чакыра.

Маммография һәм УЗИ сөт бизләрендә теләсә кайсы үзгәрешләрне табу мөмкинлеге бирә. Маммография 40тан өлкәнрәк хатын-кызларга уздырыла. 40ка кадәргеләргә исә табиблар УЗИ узарга тәкъдим итә. Беренче тапкыр тикшеренү 18 яшьтә уздырыла. Чир ачыкланмаса, 2-3 елга бер тапкыр табибка күренү җитә.


Фикер өстәү