Күпбалалы гаиләләргә ипотеканы каплау өен түләүне 2030 елга кадәр озайтканнар

Россия Хөкүмәтендә күпбалалы гаиләләргә 450шәр мең сум түләүне 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турында закон проекты хупланган. Бу акча ипотека каплауга тотылачак. Дәүләт Думасы беренче вице-спикеры Александр Жуков әйтүенчә, һичшиксез, бик кирәкле чара бу. Думада закон проекты өстенлекле тәртиптә каралачак.

Сүз уңаеннан, Хөкүмәт Гаилә ипотека программасын да 2030 елга кадәр озайту турында закон проектын хуплаган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов беренчел кертемне 20 проценттан арттырмаска һәм акча лимитын күтәрергә тәкъдим иткән. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта гаилә ипотекасының иң зур күләме нибары 6 миллион сум тәшкил итә. Шул ук вакытта Казанда 2 бүлмәле фатир 11 миллион сум чамасы тора.


Фикер өстәү