Дәүләт хезмәтләре порталында электрон студент билеты барлыкка киләчәк

Дәүләт хезмәтләрендә электрон студент билетлары һәм «зачетка»лары барлыкка киләчәк, аларны кәгазь варианты белән беррәттән кулланырга мөмкин. Бу хакта Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Электрон студент билетлары һәм «зачетка»лары дәүләт хезмәтләрендә чыгачак. Аларны кәгазь варианты белән беррәттән кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта карарны Хөкүмәт имзалады. Әлегә бу эксперимент. Анда катнашу көллиятләр һәм югары уку йортлары өчен дә, аларның студентлары өчен дә ирекле», диелә хәбәрдә.

Эксперимент 2024 елның 25 апреленнән 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Студент билетлары һәм «зачетка»лар белән студентлар, шулай ук ординаторлар һәм аспирантлар файдалана ала. «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында студент билеты QR-код рәвешендә күрсәтеләчәк, аны тикшерүче смартфон камерасы ярдәмендә сканерлый ала.

Махсус кушымталар ярдәмендә юл йөрү билетларын сатып алганда, дәүләт хезмәтләре ярдәмендә авторизацияләнсәгез, студентлар ташламасы автомат рәвештә кулланыла», — дип өстәделәр Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында.

Электрон студент билетын музейларга, концертларга һәм башка мәдәни чараларга барганда (ташламалы билет сатып алганда яки бушлай булганда) кулланырга мөмкин була. Шулай ук көллият яки университет территориясенә керү һәм билгеләрне күзәтү өчен файдаланырга ярый.

 


Фикер өстәү