Мошенниклар «матур дата»га броньнар сата башлаган

Аферистлар ЗАГСта “матур дата”да никахлашуга бронь сата башлаган. Бу хакта “РИА Новости” “Солар” компаниясе белгечләре мәгълүматларына таянып яза.

Белгечләр әйтүенчә, аферистлар яшь парларга, имештер, “матур дата”га гариза тапшырырга тәкъдим итә. Шуннан соң, тегеләр биргән акчаны алып, юк була.
Мошенниклар ялган сайтка сылтама җибәреп, янәсе, никахлашу көнен рәсмиләштерү өчен смс-хәбәрдәге кодны сорарга мөмкиннәр. Шуннан соң алар Дәүләт хезмәтләре кебек дәүләт сервисларыннан персональ мәгълүматларны урлый.


Фикер өстәү