Мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган

Эчке эшләр министрлыгы кисәткәнчә, мошенниклар Дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган. Алар, теге яки бу сәбәп табып, кешеләрнең шәхси кабинетына керергә тырыша.

Аерым алганда, Алабугада яшәүчеләрне шул рәвешле шалтыратучылар бик нык аптырата башлаган. Кырыгалдарлар, шәхси кабинетка кермәкче булып, смс-хәбәр белән җибәрелгән кодны сорыйлар. Аны кулга төшергән очракта, кешенең шәхси мәгълүматлары белән эш итү мөмкинлеге алалар.

Министрлыкта басым ясап әйтелгәнчә, чын хезмәткәрләр беркайчан да смс-хәбәрдәге кодны яки акча күчереп карауны сорамый. Мондый очракта, сөйләшүне өзеп, порталның рәсми номерына шалтыратырга кирәк.


Фикер өстәү