Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Закон проекты бүген карап тикшерүгә кертелгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга (үз ихтыяры белән катнашучыларны һәм мобилизацияләрне кертеп), шулай ук аларның гаиләләре әгъзаларына бушлай юридик ярдәм турында закон проекты бүген Дәүләт Думасына кертелгән. Документның авторлары арасында “Бердәм Россия” Генераль советы секретаре Андрей Турчак та бар, дип яза “Известия”.

Шулай итеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның туганнарына азык-төлек, яраланган-имгәнгән өчен акчалата түләүләр, кредит каникулы, бизнесны саклап калуга ярдәм итү мәсьәләләре буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге ачыла. Ярдәм 2022 елның 24 февраленнән килеп чыккан хокукый мөнәсәбәтләргә дә кагылырга мөмкин.

Хәзерге вакытта аз керемле гаиләләр, инвалид, ветеран, пенсионер, ятимнәр, уллыкка (кызлыкка) бала алучылар, опекуннар һ.б. адвокатларның бушлай ярдәменә исәп тота ала.


Фикер өстәү