Казанның киләчәк эшләре. Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә Рөстәм Миңнеханов катнашты

Мобилизациягә эләккән казанлыларга ярдәм, демография, халыкның айлык керемнәрен арттыру… Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә күтәрелгән төп мәсьәләләр бу. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Сессиядә башкаланың узган елны социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗә ясалды, быелга яңа максат-бурычлар билгеләнде. Казан мэры Илсур Метшин сүләренә караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда барлык төп тармаклар – шул ук шәһәр инфраструктурасы, икътисад, демография юнәлешендә үсеш күзәтелә. Башкалада барлыгы 272,3 миллиард сум салым җыеп алынган. Бу узган ел белән чагыштырганда 60 миллиард сумга күбрәк. Шәһәр бюджетына былтыр 39,8 миллиард күләмендә акча кергән.

Тулаем территориаль продукт күләме узган ел күрсәткечләре дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Сәнәгать җитештерүе индексы 109,7 процент тәшкил иткән. Казанда 874,5 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган. Быел бу сан 1,25 миллион квадрат метр тәшкил итәр дип көтелә. «Узган ел башкалада яшәүче 1 мең 647 гаилә торак шартларын яхшыртты. Алданган өлешчеләр проблемасы да тулысынча хәл ителде», – диде Илсур Метшин.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Казан республика икътисадына зур өлеш кертә. Күпсанлы чикләүләр кертелүгә карамастан, узган ел Татарстанда бер генә программаның да юкка чыкмавын да искәртте ул. Әйтик, узган ел Казандагы социаль һәм юл инфраструктурасы объектларын төзекләндерү, төзү эшенә барлыгы 68 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов Казанның кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше буенча алдыруын да искәртте. Бүген Казанда 80 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары эшли. Тулаем территориаль продуктның 42,2 проценты кече эшмәкәрлек тармагына туры килә. Бүген башкаланың кече һәм урта эшмәкәрлек тармагында барлыгы 350 меңнән артык кеше хезмәт куя. Узган ел шәһәр казнасына әлеге тармактан 7,7 миллиард сумлык салым акчасы кергән. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 13,5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне җитештерү тармагына җәлеп итәргә кирәклеген дә искәртте. Әлегә андыйлар нибары 8 процентны гына тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, сәламәтлек саклау тармагы мәсьәләләре дә игътибардан читтә калмаска тиеш.

– Соңгы елларда республикада, шул исәптән Казанда медицина оешмаларын яңарту юнәлешендә зур эш башкарылды. Шул ук вакытта социологик тикшеренүләр вакытында башкала халкының нибары 56 проценты гына медицина оешмаларында хезмәт күрсәтү дәрәҗәсеннән канәгать калуын белдергән, – диде Татарстан Рәисе.

Узган ел Казанда уртача хезмәт хакы 63 мең сумга җиткән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, халыкның керемен арттыру, яшәү шартларын, демографияне яхшырту иң төп бурычларның берсе булып тора.

– Россия Президенты үз Юлламасында 2024 елдан минималь хезмәт хакы күләменең 19242 сум тәшкил итәчәген белдерде. Республика белән Казанны алсак, бездә уртача хезмәт хакы җитәрлек күләмдә. Әмма монда шунысын да истән чыгарырга ярамый: бүген Казанда яшәүче 50 меңнән артык кешенең айлык керемнәре яшәү минимумыннан да түбән. Бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк, – ди Рәис.

Рөстәм Миңнеханов халык санын арттыруның да мөһимлегенә игътибар итте.

– Казан яшәү өчен иң популяр урыннарның берсе санала. Җанисәп нәтиҗәләре шәһәр халкының 1,3 миллионнан артканлыгын күрсәтә. Әмма балалар азрак туган. Дәүләт, республика өчен бик мөһим мәсьәлә бу, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Илсур Метшин сүзләренә караганда, махсус хәрби операция башкала җитәкчелеге каршында да яңа максат-бурычлар куйган.

– «Игелекле Казан» фонды ярдәме белән гуманитар ярдәм җыеп озатылды. Анда башкаладагы оешмалар, эшмәкәрләр, бу эшкә битараф булмаган һәркемнең өлеше керде. Алар көче белән 725 тонналык 38 йөк машинасы гуманитар ярдәм озатылды. Без һәр хәрбинең гаиләсе белән элемтәгә кереп, аларның нәрсәләргә мохтаҗ булуын ачыкладык, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм күрсәтү өчен карарлар кабул иттек, – дип сөйләде мэр.

Рөстәм Миңнеханов та бу урында мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә ярдәм итүне төп бурычларның берсе дип атады. Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин да шул хакта белдергән иде. Ил башлыгы Россиядә махсус операциядә катнашучыларның һәм вафат булганнарның гаиләләренә ярдәм фонды булдырылачагын да әйтте.

– Фонд булдыру безнең өстән җаваплылыкны төшерми. Муниципаль идарә дә, төрле субъект, оешмалар – барысы да бу эштә актив катнашырга тиеш. Без элеккечә үк хәрбиләргә бәйле сорауларга зур игътибар бирергә тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Мэрия командасы, депутатлар корпусы, бу эшкә битараф булмаган шәһәр халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, илебезнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә зур ярдәм күрсәтә. Махсус операция башланганнан бирле гуманитар акциядә башкалада яшәүче меңәрләгән кеше һәм 350 оешма катнашты.

Катнашу дигәннән, шәһәр думасы сессиясенә кадәр Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районы администрациясе урнашкан бинада булып, капиталь төзекләндерү барышында анда башкарылган эшләр белән танышты. Биредә электрон чират булдырылган, көтеп торучылар өчен махсус урыннар оештырылган. Төрле чаралар уздырырга мөмкинлек биргән зал да эшләп килә. Администрация бинасы белән танышканда Рөстәм Миңнеханов Совет районында муниципаль хезмәттә эшләгән ветераннар белән дә очрашты. Очрашу азагында Рәис, Совет районы администрациясенә уңышлар теләп, шәрәфле кунаклар китабына электрон имзасын куйды.


Фикер өстәү