27 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Махсус операция көчләре көне

Россия Президенты указы (2015 ел, 26 февраль) белән билгеләнгән Россия Хәрби көчләренең истәлекле көне. Махсус операция көчләре, Россия Хәрби көчләренең аерым структура бүлекчәсе буларак, 2009 елда масштаблы армия реформасы барышында оеша башлый.

Бүлекчәнең бурычлары – илчелекләрне  һәм чиновникларны эвакуацияләү, бандформирование башлыкларын һәм инфраструктура объектларын юкка чыгару буенча махсус операцияләр, шулай ук безнең ил эчендә стратегик объектларны яклау.

Махсус операция көчләре составы, алар катнаша торган операцияләр кебек үк, яшерен.

 

Халыкара ак аю көне

Бәйрәмне бу уникаль хайваннарның популяциясен саклап калу өчен көрәшүче Polar Bears International халыкара оешмасы гамәлгә кертә.

Ак яки поляр аю – планетаның иң зур коры җир ерткычы. Аны тагын «Боз океаны патшасы» дип тә атыйлар. Бу хайваннар төньяк ярымшарның поляр яны районнарында яши. Хайванның авырлыгы 800 килограммга җитәргә мөмкин.

Төрле мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә дөньяда 20-25 мең баш хайван исәпләнә, шуларның 5-7 меңе Россия территориясендә яши. Ак аю Халыкара Кызыл китапка һәм Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелә. Аны Россиядә аулау тулысынча тыела. Галимнәр бәяләвенчә, 2050 елга ак аюлар саны өч тапкыр кимергә мөмкин.

 

Бөтендөнья хөкүмәтнеке булмаган оешмалар көне

Аны уздыру идеясе 2010 елның апрелендә Балтыйк диңгезе илләренең хөкүмәтнеке булмаган оешмалар форумында туа. Беренче тапкыр бәйрәм 2014 елда уза.

Традицион рәвештә бу көнне форумнар һәм конференцияләр уздырыла, аларда хөкүмәтнеке булмаган һәм коммерциягә карамаган оешмаларның проблемалары һәм казанышлары тикшерелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү