«Минем герой – минем гаиләм»: Җиңү көненә багышланган онлайн-флешмоб башланды

Татарстанда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының хатирәләре белән социаль челтәрдә бүлешә алачак. Соңыннан шушы истәлекләр матбугат чараларының сюжетларында, язмаларда урын алачак.

Әлеге акция #МойГеройМояСемья (#минемгеройминемгаилә) дигән исем астында уза. Ул «Үлемсез полк» акциясенә өстәмә чара булып бара. Узган ел аны тәүге тапкыр оештырдылар. Аны «ВКонтакте»да үткәргәннәр иде, быел әлеге акцияне киңрәк колачлаячклар.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарга — хәрбиләргә һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар бастырып чыгарырга тиеш. Бу язмада геройның фотосы һәм #мойгероймоясемья хештегы булырга тиеш.

Акция 2 апрель – 9 май аралыгында уза. Анда танылган татарстанлылар да катнашыр дип көтелә.


Фикер өстәү