«Үлемсез полк» Татарстанда ничек узачагы билгеле булды

Билгеле булганча, быел Россиядә традицион «Үлемсез полк» йөреше булмаячак. Аның урынына хөрмәт һәм хәтерләү акциясен башкача оештыру күздә тотыла.

Яңача

«Үлемсез полк»ны оештыруга үзгәрешләр кергәне бар иде инде. Исегездә     булса, коронавирус пандемиясе чорында аны онлайн рәвештә үткәрделәр.

2023 елда «Үлемсез полк» акциясе кысасында ветераннарның фотосурәтләрен футболка, толстовкага төшерү һәм бәйрәмгә шуны киеп килү тәкъдим ителде. Мондый формат яшьләр арасында аеруча популяр булыр дип көтәләр.

Моңа өстәп, акция кысасында якыннарның фотосурәтләрен түштамгага яисә махсус бейджга урнаштыру да хуплана.

Моннан тыш сугышта катнашкан кешеләрнең фотосурәтләрен автомобильләрдә урнаштырырга да мөмкин. Моның өчен штраф сукмаячаклар. Иң мөһиме – фотолар машина йөртүчегә комачауламаска тиеш.

Социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләрдә дә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең сурәтләрен куярга тәкъдим ителә. «Үлемсез полк»ның рәсми сайтында да (www.moypolk.ru) хәтерләү һәм хөрмәтләү акциясенә кушылырга мөмкин.

Бушлай чыгартып бирәләр

«Үлемсез полк»та файдаланыла торган фотосурәтләрне республиканың күпфункцияле үзәкләрендә бушлай чыгартырга мөмкин булачак. Фотосурәтләрне электрон рәвештә дә, гаилә альбомыннан да кабул итәләр. Теләгән кешеләргә аларны А4 форматындагы тематик рамкага урнаштырырга да ярдәм итәчәкләр. Бушлай хезмәттән 6 нчы майга кадәр файдаланырга мөмкин. 7–9 май көннәрендә үзәк офислары эшләми.

Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре татарстанлыларга «Җиңү йөзләре» проектында катнашуда да ярдәм итәргә әзер. Биредә дә фотосурәтләр кулланыла. Проектның тарихи сайтына фото урнаштырганда, ветеран хакында кайбер мәгълүмат та бирергә кирәк. Хәзергә «Җиңү йөзләре» сайтында 850 меңнән артык фронтовик һәм тыл хезмәтчәне тарихы саклана.


Фикер өстәү