«Үлемсез полк» акциясе ничек узачагы билгеле

«Үлемсез полк» акциясе быел гадәттәгечә – урамнарда узачак. Бу хакта «Россиянең үлемсез полкы» хәрәкәтенең үзәк штабы рәистәше, генерал-полковник Сергей Макаров белдергән.

Ватанпәрвәрлек акциясе 2020 һәм 2021 елларда, коронавирус пандемиясе сәбәпле, онлайн форматта гына үткәрелгән иде. Оештыручылар узган елда, илдәге эпидемиологик хәлнең начар булуы сәбәпле, 24 июньгә тәгаенләнгән урам йөрешен уздырмаска карар кылды. Ә онлайн акциягә Халыкара космик станциясе дә кушылды.


Фикер өстәү