Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз беренче утырышы 21 апрельдә үткәреләчәк

Парламент президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 25 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проекты һәм 11 федераль закон проекты буенча фикер алышырга җыена.

Татарстан башкарма хакимияте органының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә булачак. Парламентка документны Президент Рөстәм Миңнеханов керткән. Дәүләт Советына ул 8 апрельдә алынып, барлык профильле комитетларда каралган.

– Тулаем алганда, Хөкүмәт эшчәнлеге комитетларда хупланды, депутатлар, катлаулы мәсьәләләрнең чишелешен табу өчен ярдәм итәргә әзер, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Пандемия һәм санкцияләргә бәйле кыенлыкларга карамастан, 2021 елда республика зур уңышларга иреште. Төбәкнең тулай продукты үсеше 103 проценттан артып китте. Торак һәм юл төзелешендә, социаль өлкәдә дә күрсәткечләр әйбәт.

Парламент башлыгы әйткәнчә, кешеләрне борчыган мәсьәләләр дә бар. Болар – азык-төлек белән тәэмин итү, кайбер төр продуктларга бәяләр арту.

– Бу – бөтен дөнья, бөтен Россия күләмендә шулай. Хөкүмәт, беренче чиратта, кибет киштәләре бушап калмасын өчен һәм бәяләр кемнәрнеңдер баеп калу теләгенә бәйле рәвештә генә үсмәсен өчен мөмкин булган барлык чараларны күрә, – диде ул. – Бу катлаулы чорда безнең төп бурыч – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының тырышлыгын бер йодрыкка берләштерү.

Тикшереләчәк мәсьәләләрнең мөһимлеген исәпкә алып, район һәм шәһәр  башлыклары утырышта видеоконференц-элемтә аша катнаша алачак.

Депутатларга шулай ук мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәләренә караучы оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү нәтиҗәләрен дә җиткерәчәкләр. Ул Дәүләт Советының Социаль сәясәт, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетларында тикшерелгән.

Утырышта башка мәсьәләләр буенча да фикер алышу булачак.


Фикер өстәү