IT-паркта мәгълүматны саклау юлларын барладылар

Мәгълүмат икенче нефть, диләр. Ә «нефть»не табу гына түгел, саклау да мөһим. Бигрәк тә хәзерге вазгыятьтә. IT-паркта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Мәгълүматны саклау буенча координация советы утырышы узды. Аңлашылганча, сүз мәгълүмат һәм мәгълүмат технологияләре турында барды.

Ә мәгълүматны күз карасыдай саклар көннәр җиткән икән инде. Украинадагы махсус хәрби операция башланганнан бирле, ил компанияләре даими рәвештә киберһөҗүмнәргә дучар. Бу хакта утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

– Аена 350 меңләп мәгълүмати һөҗүм ясала. Шушы шартларда республика, ил, товар җитештерүчеләр мәнфәгатьләрен яклау бурычы тора. Без хәзер мәгълүматның читкә агуын булдырмау эше белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Җирле җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту да мөһим. Киберһөҗүм аларга да ясала. Безгә карата кызыксыну зур, чөнки Идел буе федераль округы нефть чыгару, нефть эшкәртү, машина төзелеше, авиатөзелеш һәм башка мөһим тармаклар белән уңышлы шөгыльләнә, күпләрне бу борчый, – дип искәртте Татарстан парламенты башлыгы.

Вазгыять куйган таләпләргә җавап табырбыз, дип ышандыра Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренчә, цифрлы киңлекне, аеруча яшьләрне тискәре мәгълүматтан саклау мәсьәләсе кискен тора.

– Ә андый мәгълүмат Россиянең һәр төбәгенә өере белән килә. Цифрлаштыруга бәйле сораулар, мәгълүмат саклау юнәлешендә беренче генә ел эшләмибез инде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәгълүматны саклау белән беррәттән аны саклауны тәэмин итүче кадрлар мәсьәләсе дә телгә алынды. «IT-тармак белгечләрен әзерләү мәсьәләсе актуаль, – диде парламент җитәкчесе. – Һәр товар җитештерүче, көндәшлеккә сәләтле продукция чыгаручы зур предприятиеләр мәгълүмат югалудан саклый һәм киберһөҗүмгә җавап бирә алырлык системага ия булырга тиеш».

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары, Координация советы рәисе Игорь Паньшин Татарстанны цифрлы киңлектә бу җәһәттән башкарылган эшләре, уңышлары өчен мактады.

– Татарстан – күп юнәлешләр буенча Идел буе округында гына түгел, тулаем ил күләмендә дә алдынгы төбәк. Мәгълүмат саклауны оештыру эшендә республикадан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Соңгы айда дөнья нык үзгәрде. Куркынычсызлык мәсьәләсе алгы рәткә чыга. Хакимият органнары һәм инфраструктура корылмаларын ышанычлы саклауны тәэмин итәргә кирәк, – диде ул.

Утырышка кадәр кунаклар мактаган цифрлы алгарышны күрергә мөмкин иде. Әйтик, Татарстанның Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Денис Улесов кушымталарны киберһөҗүмнәрдән саклый торган челтәрара экранны (Web Application Firewall) тәкъдим итте. Моннан тыш видеоконференцияләр оештыру өчен «Skype», «Zoom» кушымталарына алмаш булырлык «IZUM» проекты белән таныштырды. Аны республикада узган Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре уеннары вакытында сынап караганнар иде инде. Хәзер аны министрлыклар кулланып карарга җыена.

Күпчелек компьютерлар эшләгән Windows операцион системасына алмаш Россиядә шулай ук бар икән. «Astra Linux» компанияләр төркеменең маркетинг буенча директоры Александр Гутин сөйләвенчә, уңайлыгы белән генә түгел, куркынычсызлыгы белән дә күпкә алдынгы ул. Аларның клиентлары – дәүләт компанияләре һәм дәүләт эшенә турыдан-туры катнашы булган кешеләр. «Безнең продукцияне гади кеше дә куллана ала. Әлегә процентлар белән әйтеп булмаса да, безгә карата кызыксыну һәм ихтыяҗ артты», – дип сөйләде ул.

Фото:https://gossov.tatarstan.ru/


Фикер өстәү