«Башына җиттегез баланың. Кактың син аны Халисә, ашарына да бирми кактың!»

Ул көнне кырга  төшке аш илтә киткән  абыемны әти атка утыртып алып кайтты. Югыйсә аның беркайчан да әтине көтеп калганы юк иде, чөнки эш артыннан эш көтеп кенә тора. Ул көнне үги әни үзалдына усал мыгырданып йөрде: ат тизәгенә барасыгыз бар, алабута урып кайтырга кирәк, бәрәңге бакчасын чүп басып килә, кайда йөри бу мөртәт?

Авыл капкасыннан ат күренгәч, каршыларына чаптым.  «Әти,абый кайтмады, абый кайда?» – дип кычкырам. Әти дәшми.  Печән төягән арбасына да утырмаган, дилбегәне бер кулына гына тоткан да җәяү кайтып килә. Шулвакыт печән эчендә  абыйны күреп алдым. «Абый, әни сине әрли, ник кайтмадың?» – дим. Ул дәшми, аның күзләре йомык иде. Әти капка төбенә кайтып җиткәч, әниеңне чакырып чыгар дип, мине өйгә кертеп җибәрде. Әни чыкты. «Ач капканы!» – диде әти, бик усал итеп. Ат ишегалдына керде. Әни эшнең нидә икәнлеген бик тиз абайлап алды, күрәсең, абыйны күтәреп керүче әтигә ишекләрне киң итеп ачып торды. Сәкегә китереп салгач, абыйның битенә яулык китереп каплады. Мин аны йоклый дип белдем. Ә әти аның янәшәсенә утырды да башын аска иеп елап җибәрде. «Миңа дип алып килгән күкәйне дә ашамаган, ичмасам. Бәлки, исән калган булыр иде бала». «Аллаһ үзе биргән, үзе алды. Елап берни эшләп булмый. Бер тамак кимеде», – диде үги әни. «Син ни сөйлисең, канэчкеч зат! – дип, урыныннан сикереп торды әти. – Бар, Шәмсетдин абыйны чакыр, ул үзе белә ни эшләргә кирәклеген!»

Әни күршеләргә кереп китте. Аяк астында буталып йөрмәскә кушкач, мин мич арасына кереп чүгәләдем. Шәмсетдин бабай эшнең нидә икәнлеген бик тиз абайлап алды. «Башына җиттегез баланың.  Кактың син аны Халисә, ашарына да бирми кактың. Ачтан үлгән ул, әнә күренеп тора. Мин аны күреп йөрдем, көннән-көн хәлсезләнде бала», – диде күрше бабай.

Икенче көнне абыйны юып, төреп, зиратка алып барып күмделәр. «Синең дә урының шунда, артык тамак», – дип, каты итеп беләгемнән чеметеп алды мине үги  әни. Ул вакытта өйдән кешеләр чыгып киткән иде инде.

1941 елның июнь ае иде ул. Бакчада бәрәңгеләр борын төрткән, болында кузгалаклар өлгереп килгән чак. Мин абыйны сагынам. Без аның белән кузгалакка бара торган идек. Әти безгә җиләк җыеп ашата иде. Ач карынга булгангамы, аннан үтереп эчебез авырта иде.  Быел абый юк. Әти дә абыйның үлемен хәерлегә булсын дип юрады. Әмма хәерлегә булмаган икән шул. Сугыш башланды. Әтине сугышка бик тиз алып киттеләр. Ул гына түгел, авылдан күп абыйлар китте. Әтине җибәрәсем килмәде. Елыйм да елыйм. Әни мине: «Елап йөрмә монда, яхшыга еламыйсың», – дип типкәләп җибәрә. Мин тагын мич арасына кереп чүгәлим дә үксеп-үксеп елыйм.

Соңгы кешем, иң яраткан кешем дә китеп бара. Мин ни эшлим инде? Миңа ул вакытта 7 яшь кенә иде әле. Үз әниебез иртә үлгән. Аны бөтенләй  хәтерләмим.  Без өч бала ятим калганбыз. Олы апам миннән 8 яшькә зуррак иде. Аны авылыбызның мәрхәмәтле кешеләре үзләре белән Донбасс якларына, Украинага алып киттеләр. Инде абый да, әти дә калдырып китте. Күрше Шәмсетдин бабай белән Гаффә әби мине үз балаларыдай якын күрә иде. Үги әнинең миңа ыжгырып килгән вакытларын алар йөрәкләре белән сиздеме икән, әллә каян гына килеп чыгалар иде дә кул күтәрергә ирек бирмиләр иде. Аларның өендә җылы, рәхәт иде. Туйганчы бәрәңге, солы кесәле ашадым. Әмма  өлкәнәеп килгән улларының сугышта һәлак булганлыгы турында хәбәр килеп ирешкәч, алар икесе дә бик нык биреште. Киленнәре дә үзләренә охшаган, мәрхәмәтле иде. Барыбер мине якын итте.

Сугыш елларында күргән михнәтләр үзе бер китап язарлык. Ачлык эчне кимерә. Язын бакчада көздән калган бәрәңгеләр күренгәли. Аның эчендә аксыл матдә. Шуны җыеп, Гаффә әбигә алып керәм. Ул аңа су кушып, камыр ясый да мичкә тыга. Көлчә пешкән көнне миннән дә бәхетле кеше булмый. Пешкәч, ул катып китә, озак чәйнәлә, тамак та туеп киткән кебек була. Бүген дә мин Гаффә әби пешергән шул черек бәрәңге көлчәсен сагынам, ул ясый торган солы кесәлен башка беркайчан да ашый алмадым. Күпме генә тырышсам да, Гаффә әбинеке кебек килеп чыкмый иде ул.

Мин сугышка киткән әтине көттем. Авылга яраланган абыйлар кайта башлады. «Безнең әти дә яраланып кайтса иде», – дип уйлый идем. Әмма ул кайтмады. 1946 елда Сталинград сугышыннан исән кайткан Гыйлемхан абый мине чакырып сөйләгән иде: «Әтиең белән Сталинградта бергә сугышырга туры килде. Андый мәхшәрне Ходай бүтән күрсәтмәсен инде. Исән калмагандыр ул, бичаракай. Соңгы тапкыр окопта бергә яттык. Немецлар белән ике арада бер үлгән ат ята. Кышкы салкын үзәккә үтәрлек. Немецлар да, без дә шул атны күзәтәбез. Алар да ач булгандыр, күрәсең. Без әтиең белән һәм тагын ике егет, шуышып, ат янына киттек. Немецлар атса, шунда үлгән булыр идек. Алар карап тордылар, әмма атмадылар. Без, атны тунап, хәйран гына ит алып килдек. Берзаман, бездән соң озак та үтмәде, ат янына немецлар шуыша башладылар. Хәзер инде аларның чираты иде. Без дә аларга атмадык. Шулай итеп, атның сөякләрен дә калдырмыйча чиратлашып ташып бетердек. Аннан тагын сугышка. Бер каты гына бәрелештә мин әтиеңне югалттым». Гыйлемхан абыйны сугыш беткәннән соң Украинага, бандерачыларны бастырырга җибәрәләр. Ул сугыштан орден-медальләр белән кайтты.

Үги әни әтине алай көтмәде дә бугай. Сугыштан кайткан абыйлар безнең өйдә еш булалар иде. Анысына мин хөкемче түгел. Ул мине, үзенә комачауламасын дип, авылның бер пәпә-телсез егетенә кияүгә бирергә теләде. Мин, елап, Шәмсетдин бабай килене янына йөгереп кердем. «Зинһар, коткар, идән астында булса да утырырмын, кайда икәнлегемне әнигә генә әйтә күрмә», – дидем. Сания апа: «Идән астында яшиләрмени, мин сине иртәгә үк Казанга җибәрәм, анда үз көнеңне үзең ничек тә күрерсең», – диде. Мин качып кына киемнәремне җыйдым да төнлә чыгып киттем. Таң алдыннан атка утырып, Казанга юл тоттым.

1950 елның язы иде ул. Казанга килеп, эшкә урнаштым. Булачак ирем белән дә шунда таныштым. Өйләнештек. Балаларыбыз туды. Бик матур яшәдек. Инде хәзер оныкларым сөендерә. Аллаһы Тәгалә үлчәүне барыбер тигезли. Бала чакта күргән михнәтләрем өчен ул миңа олыгайган көнемдә матур тормыш бирде. Бүген мин үзем хәтерләгән, миңа кайчандыр ярдәм иткән һәр кешегә, авыл капкасыннан тезелешеп сугышка чыгып киткән, шул сугышта мәңгегә ятып калган авылдашларым рухына бәйнә-бәйнә дога кылам. Үземә бәхет сорадым. Бәхеткә җиңел юллар юк икәнлеген бүген инде оныкларыма һәм оныкчыкларыма да аңлатам.

 

 Гөлсирә Солтанова

Фото: pulse.mail.ru


Фикер өстәү