Альфред Якшимбетов: «Җыр язганда хатынга чыгып торырга туры килә»

Гармунчы абруе, татар эстрадасы хәле, авторлык хокуклары, җыр хакы, гаилә, тәрбия. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Альфред Якшимбетов белән әнә шул темаларга сөйләштек. Иҗат кешесенең гаиләсе нинди булырга тиеш, популярлыкның асылы нәрсәдә дигән сорауларга җавап таптык шикелле.  

– Альфред абый, баянлы стажыгыз күпме?

– Бишенче сыйныфта укыганда кулга беренче тапкыр баян алдым. Шул елдан параллель рәвештә  Уфада музыка мәктәп-интернатында да укый башладым. 1972 ел иде ул. Аңа чаклы баянны кулга алган булмады. Минем әти – тракторчы, гомере буе колхоз алдынгысы булды. Алдынгы буларак Мәскәүдә булып кайтты. Әти интернат турында белдерү күргән дә, мине дә шунда укытырга булган. Һәр ата баласының үзеннән укымышлырак булуын тели. Күрәсең, миндә музыкаль сәләт барлыгын сизгәндер. Хәер, безнең гаиләдә һәрберебез диярлек музыкаль. Бәләкәй чакта без –биш бала әткәйләргә концерт куя идек. Шунда мин берәр китапны алам да, аны «тальян» итәм, авыз белән тавышын чыгарам. Сеңел кушылып җырлый башлый, апа эләктереп ала. Туганнарым, музыкаль белем алмасалар да, барысы да бик матур җырлый. Бу сәләт, күрәсең, буыннан-буынга күчә бара. Әйтик, икетуганнар арасында Фуат Әхмәтов Салават драма театры артисты иде. Ул хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Тагын бер икетуган сеңлем Светлана Хәкимова – Мәҗит Гафури исемендәге театрда артист. Баянлы стаж 1972дә башланды дип алсак, стаж шактый инде. Үзегез чутлап чыгарырсыз анда.

– «Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның», – дип җырлыйлар бит әле. Бу инде гармунчы кызлар арасында да, җәмгыятьтә дә абруйлы булу дигән сүз. Хәзер дә шулаймы?

– Гармунчы абруе төшмәгәндер дип уйлыйм. Мин үзем дә бәләкәйдән оста баянчыларга гашыйк идем. Алар кебек буласы килде. Хәзер дә шулай. Гармунчы бит ул дөньяны башкачарак кабул итә, вак кына нәрсәдә дә матурлык күрә. Шул матурлыктан илһамланып көй туа…

– Абруй ул – нәрсә дигән сүз? Яхшы фатир, яхшы машина, акча?..

– Син санап киткән әйберләр тир түгел эшләп алганда гына рәхәтлек китерә. Абруй үскәч, матди тотрыклылык барлыкка килә инде ул, килергә тиеш, һәрхәлдә. Әмма безнең буын өчен матди хәл беркайчан да беренче урында булмады. Без рәхәт итеп, задур белән эшләдек. Минем эш стажым 10 яшьтән башлана. Шуңа пенсиягә дә иртәрәк җибәрделәр. Гәрчә мин киләсе елга гына чыгарга тиеш идем әле. Эшләү кызык иде. Атка атланып силос таптату да, башкасы да кызык. Кулыңнан эш килгәч, рәхәт бит инде ул. Безне әти-әни әле мәктәпкә кергәнче үк, башта эшлисез, аннары уйныйсыз, дип өйрәтте. 5 яшьтә колхоз чөгендерен утарга алып баралар иде инде. Басуга китмәнеңне күтәреп 5 чакрым җәяү тәпилисе. Бусы да кызык, мавыктыргыч иде. Һәр йорт өчәр гектар чөгендер җирен эшкәртергә бүлеп ала. Мәктәпкә кергәч, форма, китап-дәфтәр алыр өчен без, балалар, әнигә бирелгән 3 гектарга өстәп тагын 3 гектар җир ала идек. Җәйге каникул чөгендер арасында үтте. Анда җырлашып та аласың, тукмашып, елашып та аласың, күңелле иде. Эшләп үстек, Аллага шөкер. Шуңа безгә тормыш та кадерле.

– Салават белән ничә ел эшлисез?

– Армиядән кайткач, 1981 елда танышкан идек, шуннан бирле бергә.

Фото: Татар-информ

– Салаватның холкы начар, диләр…

– Минем өчен ул – әйбәт кеше. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый торгандыр, холкының начар якларын күрергә туры килгән кешеләр дә бардыр. Аның урынында булсам, мин нишләр идем икән, дим. Бер мисал. Концерттан соң гадәттә ярты зал халык аның белән фотога төшәргә менә. Араларында кат-кат төшкәне, этешкәне-төртешкәне була. Мин шартлар идем, мөгаен, ул түзә әле. Минемчә, ул – дөрес кеше. Дөньяга аек акыл белән карый торган кеше.

Мин аның белән танышканчы җырына гашыйк идем. Аңардагы моң, харизма! Ул чакта моң дигәндә Илһам Шакировны һәм Фәридә апа Кудашеваны гына белә идем. Гәрчә ул вакытта да җырчылар күп иде. Әмма Салават җырлаганда гына каз тәне чыга иде. Мәдәни-агарту училищесында укыганда коридордан ул җырлап үтсә, баян белән акрын гына уйнап, артыннан иярәм. Нинди талант булуын ул үзе дә аңламый, бөтен кеше дә шулай җырлый дип уйлый иде. Аннары бергә эшли башладык. 1981–1982 нче елларда Cалават, Хәния Фәрхи, мин һәм минем хатын – ул бии иде, концертлар куеп йөри башладык. Аннары Җәвитләр белән эшләп алдык. Минем бу җәһәттән кагыйдә шундый: командада эшлисең икән, бер-береңне аңлый белергә һәм тугры булырга кирәк.

– Музыкант Наил Сәгъдиев бер интервьюда минем язманы кулланып, концертларда башка баянчылар басып торганы бар, дип әйткән. Мондый күренеш белән очрашканыгыз бармы?

– Баянчылар арасында гына түгел, бар җирдә дә шулай ул. Мин моны урлашу дип атыйм. Әйтик, Раяз Фасыйховның «Алмагачлары» дигән аранжировкасына минем генә дә бер егермеләп җырчының җырлаганын ишеткәнем бар. Ничек дип әйтим инде, Раяз үзе бер-ике кешегә биргәндер. Калганнар үзләштергән булып чыга. Чөнки тәртип юк. Бу җәһәттән Башкортстан филармониясен мисалга алырга була. Анда әле дә дистәдән артык бригада бар. Алар концертка чыгар алдыннан худсовет аша үтә. Бер генә тап булса да, сезнең монда хата бар, бу программагызны киләсе атнада тапшырырсыз, дип кире боралар. Монда инде кеше фонограммасына уйнаган булып та, җырлаган булып та кылана алмыйсың. Үзең җырлап, үзең биеп, үзең алып баруга да юл юк. Үзе җырлап, үзе алып баручылар программаларын шоу-тамаша дип атый. Анда тамашачы сәхнәдә йөри, артист залда йөри, төтен җибәрәләр, әллә нишлиләр. Минемчә шоуның урыны – төнге клуб. Концерт сәхнәсенең максаты башка аның.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

– Бөтен җырлар бер көйгә, дип сүгәләр инде бездә заманча җырларны. Ә сез?

– Яшьләрнең күбесендә репертуар юк дип әйтсәң дә була. Дөрес, алар  янәшәсендә менә дигән репертуарлы җырчылар да бар. Филүс Каһиров, Гүзәл Уразова, Вадим Захаров, Рифат Зарипов, Асылъяр концертларына йөрим. Ул бит әле җырны сайлау гына түгел, концертны төзи дә белергә кирәк. Бер тапкыр шундый концертка эләктем, җырчының нәрсә турында җырлаганын аңлый алмадым. Ярты концертыннан чыгып китәргә мәҗбүр булдым.

«Безгә хит кирәк», – дип җыр сорарга киләләр. Хит аларча тиз-тиз, даңгыр-доңгыр булырга тиеш. Ә бит талгын җырдан да шундый хит ясап була. Җыр кешенең күңеленә үтеп, актарып чыгарса гына хитка әйләнә ала. Ул аңга сеңә, кеше җырлап йөри башлый. Чөнки аның халәтенә аваздаш ул. Даңгыр-доңгыр хитмыни ул?! Машинада акырталар инде, машинаның эшләгән тавышы да ишетелми.

– Сезнең җырларны кемнәр генә җырламый. Сатып бирәсезме?

– Бушка да бирәм, сатып та бирәм. Мәрхүмә Хәмдүнә апага (Тимергалиева. – Ред.)  егерме бер җыр язып бирдем. Вафат буласы көнне дә очрашырга тиеш идек без. Башта, Хәмдүнә апа, җырлап карагыз әле дип, үзем тәкъдим итә идем. Ә бер очрашуда Хәмдүнә апа үзе, кара әле, син бит бу җыр өчен бер тиен дә алмыйсың, ә без аны җырлап акча эшләп йөрибез. «Әйдә, ярты бәясен булса да түлик», – ди. Мин каршы килдем. «Ничек инде сездән акча алыйм?!» – дим. Хәмдүнә апа, әйтсә, бер генә әйтә бит ул. «Син бу гаиләдә берүзең эшлисең, балаларыңны, оныкларыңны ашатасың бар, сатып бир, алайса җырыңны алмыйм», – ди. Менә шундый кеше иде мәрхүмә.

Сатып бирүгә килгәндә, бездә авторлык хокуклары якланмый бит ул. Мин РАОларга кереп тә карадым, биреп тә карадым дигәндәй. Аннан бер тиен файда булмады. Шуннан авторлык хокукын җырчыга сату юлын сайларга мәҗбүр булдык. Сәхнәгә яңа гына аяк басканнарга арзанракка сатам. Әгәр инде ул ятим яки авыр хәлдә икән, болай да бирәм. Әмма һәр хезмәт өчен түләнергә тиеш. Дин әһелләре ачуланмасын, мин мисал итеп кенә әйтәм. Дога кылгач, барыбыз да сәдакасын бирәбез бит. Бушка бирсәң, юлың ябыла, дип дин әһеленең дә әйткәне бар. Зур хак түгелдер дип уйлыйм. Фатир өчен түләү ике җыр бәясе хәтле хәзер.

Үпкәм дә бар. Радио, телевидениедә җырның авторларын әйтергә нишләп куркалар икән? Шуны әйтергә киткән секундлары жәл микән? Алай дисәң, тәмәке ише әйберләрне рекламаларга бер дә вакыт жәлләмиләр бит. Җыр бит ул – бала. Аның ата-анасы – авторлары бар. Менә мин хәзер «Уфтанма» дип әйтәм. Күбесе, бу –Салават абый җыры, дип әйтәчәк. Аның көй авторы Рәис Ханнанов, сүзләре халыкныкы. Җыр авторын атамау, балаңны синеке түгел, дип әйтүгә тиң.

– Ретро җырларны яңарту кирәкме?

– Бөтен җырга да яңарту килешми. Мәсәлән, «Зөләйха»дан рэп ясап булмый. Аз гына заманча аваз кушарга була, әмма стиль шул ук калса гына. Ә монда стиль үзгәртү китте. «Гөлҗамал»ны джаз стиленә күчерү – бик зур хата. Ни өчен моны эшлиләр, чөнки элеккечә җырлый алмыйлар. Аны бармак белән санарлык кына җырчы башкара ала. Ахырынача алып бетерми дә, икенче тавыш кебек алып китә. Бу бер дә дөрес нәрсә түгел. Кайсыбер җыр заманча авызларга бик тәңгәл килә. Ә инде кайсы җырны заманчалаштырырга ярый, кайсын юк икәнен белер өчен ул җырның эчтәлеген аңлау, тарихын белү дә кирәк шул. Аранжировкасын безнең кешеләр ясамаса, җырчы тел белмәсә, булмый инде.

Тормышта караңгылык болай да күп, телевизорны ачсаң да пычракка тап буласың. Инде сәхнәгә дә «бытовуха» менде. Халык яктылыкны каян алырга тиеш? Мине бу пошаманга сала. Элек җырчы үзен халыкны тәрбияләүче итеп сизә иде. Хәзер шушы бетте. Мине бу бик пошаманга сала.

– Балаларыгызны тәрбияләргә вакыт булдымы?

– Бик авырткан мәсьәлә бу. Элек концертлар 200әр көн була иде. Балаларны бик сирәк күрдем. Шуңа күрә хатыным эшен ташлады. Ул да эшләсә, минем күңелем тыныч булмас иде. Хәзер концертлар сирәгәйде, оныклар белән мәш киләм. Әле менә бу көннәрдә телефон белән көрәшәбез. Бездә аш бүлмәсенә телефон тотып керергә ярамый. Чөнки нәрсә ашаганнарын да аңламыйча калалар. Телефон эш өчен  бик яхшы нәрсә, әмма күп кеше аның бәйлелегенә төште. Мин аны наркотик, тәмәке, аракы кебек үк кешене чирләтә торган нәрсә дип карыйм. Шуңа балаларның телефонга утырырга вакытын калдырмаска тырышабыз. Музыка грамотасын да өйрәнәләр, спорт түгәрәкләренә дә йөриләр. Балаларга буш вакыт калдырырга ярамый.

– Җырчыга нинди хатын кирәк?

– Безнең туйда Салават шаһит булды. Эштә дә, тормышта да бергә. Күпме беләм Наиләне, аның авызыннан бер 15 сүз ишеткәнем булдымы икән, дип әйткәне бар. Артыгын сөйләми, баш катырмый, мине аңлый, сиздерми генә ярдәм итә. Минем кеше.  Хатыным – алтыным. Беренче күрүдән шуны аңладым һәм өч көн генә озаттым да өйләнештек.

Җыр бит ул бик уңайсыз вакытта языла. Күз алдыңа китер: йокылы-уяулы халәт, иртәнге сәгать өч. Күңелне ниндидер көй бимазалый. Билгеле бер тактка ыңгырашып, ыңгырашып куясың. Шуннан хатыным Наилә уянып, чирлисеңме әллә, ди. Наилә, чыгып тор әле, дим. Ул аңлап, чыгып китә. Кулга баян алып, акрын гына уйныйм, яздырам. «Юк, юк…» дигән җырның көе менә шулай туды. Аннары шушы көйне Ләйлә Дәүләтовага тыңлаттым. Кушымтада «юк, юк» дигән сүз булырга тиеш, калганын үзең кара инде, дидем.

– Үкенечегез бармы?

– Биш баладан исән-саулары өчәү калдык. Ике ир туганым мәрхүм булды. Менә шуларга игътибарны аз бирдем, ахры, дип үкенәм. Алай булыр дип кем белгән? Вакыт җитмәде… Алар исән чакта авылга сирәгрәк кайта идем, күбрәк телефоннан сөйләштек. Булдыра алганча ярдәм дә иттем шикелле. Барыбер үкендерә. Шөкер, әни исән. Тиздән 86 яшен тутыра. Исән-имин булырга, тормышка аек карап, шөкер итеп яшәргә насыйп булсын.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Альфред Якшимбетов: «Җыр язганда хатынга чыгып торырга туры килә»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү