Татарстанның торак фонды көзге-кышкы чорга 99,9 процентка әзер

Татарстанда 27 сентябрьгә 17 618 йорт (99,9%) җылылык бирү сезонына әзерлек паспортын алган. 17 829 йортта (97,4%) җилләткеч каналлары тикшерелгән. Төтен юллары исә барлык йортларның 99,9 процентында тиешенчә әзерләп куелган.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары – баш дәүләт торак инспекторы урынбасары Ирек Шәйдуллин әйтүенчә, күп фатирлы йортларны кышкы чорга әзерләү эшләре тулаем төгәлләнгән. “Бүгенгә инженерлык системаларын, вентиляция каналларын һәм төтен юлларын төзекләндерү эшләре генә калып килә. Бу эшләр төгәлләнгәч кенә йорт көзге-кышкы чорга әзер дип санала”, – дигән Шәйдуллин.
Ул шулай ук кыска сроклы капиталь төзекләндерү программасы буенча планлаштырылган эшләрне телгә алып үткән. Әлеге программага күп фатирлы 754 йорт кергән. Аның кысасында 162 йортта – җылылык белән тәэмин итү системаларын, 287 йортта – түбәләрне ремонтлау күздә тотылган.


Фикер өстәү