Владимир Путин Казан судьясын Херсон өлкәсенә судья итеп билгеләде

Кичә Казанның Вахитов район суды коллективы судья Айрат Галләмовны Херсон өлкә суды судьясы вазифасына билгеләнүе белән тантаналы рәвештә котлады. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

27 сентябрь көнне Россия Президенты Владимир Путин Галләмовны Херсон өлкә суды судьясы вазифасына билгеләү турында карарны имзалады. Әлеге карар суд сайтында дөнья күргән.

Айрат Галләмов 1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. 1993 елның октябреннән 2012 елның декабренә кадәр прокуратура органнарында эшли. Аннары Казанның Вахитов район суды судьясы итеп билгеләнә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-sudyasy-xerson-olka-sudynda-yana-vazifaga-iya-buldy-5877022


Фикер өстәү