Татарстанда аниме-фестиваль узачак

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Yuki matsuri гаилә аниме-фестивале узачак. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальдә косплей-дефиле узачак, шулай ук катнашучыларны традицион һәм заманча япон мәдәнияте турында лекцияләр, мастер-класслар һәм башка чаралар көтә. Керү ирекле.

Һәр мәйданчыкның башлану вакыты һәм эшчәнлеге турында тулырак программадан карарга мөмкин: https://t.me/animefest_rt.

Аниме-фестиваль Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге тарафыннан Милли китапханә һәм «Аниме Лаборатория» япон мәдәнияте клубы белән берлектә үткәрелә.


Фикер өстәү