Казанда фән атналыгы ничек үтә?

Kazan Science Week  фән атналыгы дәвам итә. Ул нәрсәсе белән истә калачак? «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында галимнәр шул хакта сөйләште.

Россия Фәннәр академиясенең  Казан фәнни үзәге директоры, физика-математика фәннәре докторы Алексей Калачев билгеләп үткәнчә, Казанда узучы фән атналыгы –  халыкара дәрәҗәдәге зур чара. Ул өч төп чараны: Завойский исемендәге халыкара премия тапшыруны, «Магнит резонансының заманча казанышлары», «Спинлы физика. Спинлы химия» исемле конференцияләрне үз эченә алган.  Моннан тыш, кичә  яшьләргә Завойский исемендәге премия тапшырылган.

– Әлеге чаралар җәмәгатьчелекнең фәнгә карата игътибарын арттырырга, халыкара элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә, – диде Алексей Калачев.

Россия Фәннәр академиясе академигы, Казан физик-техник институты фәнни җитәкчесе Кев Салихов үз чыгышында башкаланың электрон парамагнитлы резонанс Ватаны булып торуын, Казанда фән традицияләренең көчле булуын әйтте. Фәнни конференцияләрдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Пермьнең иң алдынгы фәнни үзәкләре белгечләре катнашкан. Иң абруйлы галимнәр чыгыш ясаган. Алар арасында АКШ, Япония галимнәре дә бар.

– Завойский исемендәге премияне без  галимнәргә килмичә генә бирмибез. Аларның Татарстанга килүе мөһим. «Килә алмыйбыз», – дигәннәргә бирмичә калган очраклар да булды. Әнә Елена Багрянская – бик зур институт директоры. Аның да эше күп. Ә ул бер атнага килде. Безнең өчен бәйрәм мохите тудырды, – диде Кев Салихов.

Билгеле булганча, быел Завойский исемендәге премияне бирү буенча халыкара комитет карары нигезендә, профессор, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Новосибирск органик химия институты директоры Елена Багрянская электромагнит резонансы өлкәсендә дәрәҗәле бүләккә лаек булды.

– Дөресен генә әйткәндә, хәзерге вакытта Япониядә конференция бара. Мин оештыру комитеты әгъзасы булып торам. Анда доклад белән чыгыш ясарга тиеш идем. Тик барудан баш тарттым. Ни өчен  дигәндә, Завойский исемендәге премия бик  мәртәбәле, – диде Елена Багрянская.

Елена Багрянская белдергәнчә, электрон парамагнит резонансы 1944 елда Завойский  тарафыннан ачылган. Казанда мондый премия булдыру  бик мөһим.

– Минем ысул электромагнит резонансын тормышта мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә ешрак куллануны күздә тота. Әйтик, полимерларның реакциясен тикшергәндә яки молекуляр магнитлар күчешендә әлеге методика отышлы. Моннан тыш, биополимерларның функциясен, структурасын тикшергәндә файдалы. Протеин, аксым, нуклеин кислотларының бер-берсенә бәйләнешен ачыклауда да мөһим. Методым бик актуаль, – диде ул үз хезмәтләре турында.

Галимә Казандагы фәнни конференцияләрне югары дәрәҗәдә үтте дип саный. Яшьләрнең күп булуына да игътибар иткән ул. Аның әйтүенчә, бүгенге вазгыятьтә чит ил  вәкилләрен чакыру җиңел түгел. Әмма бу чарада аларның күбесе чыгыш ясаган. Шулай ук ул Татарстан җитәкчелегенә дә рәхмәтен белдерде. Республикада фәнгә игътибар зур, дип бәяләде.

– Ил, республика сәнәгате фәннән, технологияләрдән башка алга бара алмый. Татарстан җитәкчелеге, шуны аңлап, фәнне үстерүгә зур  әһәмият бирә, – ди Елена Багрянская.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү