29 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья йөрәк көне

Бөтендөнья йөрәк федерациясе инициативасы белән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ярдәмендә бу көн 2000 елдан бирле үткәрелә.

Бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан дөньяда ел саен 17 миллион кеше үлә. Бөтендөнья йөрәк федерациясе мәгълүматлары буенча,  әгәр дә сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң, инфаркт һәм инсульттан үлүчеләрнең 80 процентын коткарып калып булыр иде.

Отоларинголог көне

Ел саен 29 сентябрьдә Россиядә отоларингологларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.

ЛОР-табиб һөнәренең күп гасырлык тарихы бар. Мисыр, Һиндстан һәм Грециянең борынгы трактатларында борын, колак, тамак авырулары һәм аларны дәвалау ысуллары турында мәгълүматлар бар. Медицинаның бу өлкәсендәге тикшеренүләр кешелекнең бөтен фәнни-техник үсеше тарихы дәвамында туктатылмаган. Россиядә оториноларингология XVIII гасыр уртасында колак, тамак һәм борын анатомиясе һәм физиологиясе турында күзаллаулар формалашканнан соң мөстәкыйль дисциплинага бүленә.

Никахлашу агентлыгы

373 ел элек (1650) Лондонда дөньяда беренче  тапкыр  никахлашу агентлыгы ачыла. Аны Англия сәүдәгәре Генри Робинсон оештыра. Агентлык бер генә ел эшләп кала. Аның хуҗасын  шәхси тормышка тыкшынуда гаеплиләр, чөнки клиентлар тутырган анкетада шәхси милекнең күләме турында да сорау була. Беренче агентлыкның гомере озын булмаса да, ул бик популяр булып кала. Бүгенге көнгә кадәр никахлашу агентлыкларының саны арта гына бара.

 Беренче трамвай

116 ел элек (1907) Петербургта тантаналы төстә беренче трамвай юлы ачыла. Ул вакытта төп хәрәкәт чыганагы атлар булганлыктан, аларның хуҗалары трамвай йөри башлауга нык каршы була.

«Бреш» Англия фирмасында җитештерелгән ачык төстәге кечкенә генә беренче трамвайның юлы Благовещенск күпере аша үтә. Бер елдан Петербургта инде 9 маршрут йөри башлый. Бүген Санкт-Петербургта 40 ка якын трамвай маршруты бар, 6 трамвай паркы эшли.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү