Казанның 143 нче мәктәп укучылары һәйкәлгә чәчәкләр салган

Бүген Казанның 143 нче мәктәп укучылары Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды. Балалар әлеге чарага бәйрәм линейкасыннан соң барды.

– Укучылар бу чараны бик көтеп алды. Алдагы көнне үк әзерләнә башлаганнар иде. Кулларына чәчәкләр тотып, түшләренә Георгий лентасы тагып, сугышта катнашкан ерак бабаларының фотоларын алып килделәр. Мондый чаралар балаларда ватанпәрвәрлек рухын ныгыта, бабалары белән горурлану хисен арттыра, – диде “2 А” классы укытучысы Анастасия Корчакова.


Фикер өстәү