Татарстанда «Үлемсез полк» акциясе башлана

Анда ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмаган теләсә кем катнаша ала.

“Татмедиа” журналистлары Җиңү көне алдыннан “Үлемсез полк онлайн” гомумроссия акциясенә кушыла. Хәрәкәтнең максаты – фашизмны җиңүчеләрнең истәлеген хөрмәтләү, сугышчан һәм тылдагы хезмәт батырлыкларын халыкка таныту.
Акциядә Татарстанда яшәүче теләсә кем катнашырга мөмкин. Моның өчен “ВКонтакте” социаль челтәрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарың турында пост язып урнаштырырга кирәк. Анда гаилә геройлары батырлыгын, аларның сугышчан яки тылдагы тарихын бәян итү сорала. Фотосурәтләр дә урнаштырырга мөмкин. Шул ук вакытта хэштег (#МойГеройМояСемья) кую мәҗбүри.

Бөек Ватан сугышы чорында геройларыбызның тормышы турында уникаль мәгълүматлар соңыннан массакүләм мәгълүмат чаралары битләрендә дөнья күрәчәк.


Фикер өстәү