“Төзелеш тармагы лидерлары” Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакыралар

“Лидеры строительной отрасли” Бөтенроссия бәйгесе – төзелеш өлкәсендә дәүләт оешмасы яки коммерциясез оешмада төрле дәрәҗәдәге җитәкчелектә (компания директоры, подразделение/юнәлеш җитәкчесе, бүлек җитәкчесе, проект җитәкчесе һ.б.) эш тәҗрибәсенә ия булучы идарәчеләр өчен ачык бәйге ул.

Максаты – төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармаклары предприятиеләре һәм оешмаларын ачыклау, бәйгедә катнашучыларның һөнәри осталыкларын, лидерлык сыйфатларын халыкка танытып, җәмгыятьтә әлеге тармакларның абруен үстерү.

Бәйгене, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, тармак институтлары, берләшмәләр һәм берлекләре ярдәмендә, Бөтенроссия илкүләм төзелеш сәясәте үзәге оештыра.

Бәйгедә катнашуга заявкаларны, 30 майга кадәр, бәйгенең рәсми сайтында (https://stroyleaders.ru) тапшырырга мөмкин.

Аның нәтиҗәләре буенча төзелеш өлкәсендә идарәче кадрлар резервы булдырылачак.


Фикер өстәү