“Россия лидерлары” бәйгесе финалына чыккан егет “Иннополис” резидентына әйләнгән

Иннополиста яңа резидент пәйда булды. Татарстан Президентының 2019 елгы кадрлар резервында катнашып, шул ук елда “Россия лидерлары” Бөтенроссия идарәчеләр конкурсы финалына чыккан Виктор Никитов җитәкчелегендәге “Бипиум” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бу. Шулай итеп, җәмгыять “Иннополис” махсус икътисади зонасының яңа 10 резиденты исәбенә кергән. Гомумән алганда, алар 550 эш урыны булдырачак.

Виктор Никитин Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты матбугат хезмәтенә бу вакыйганы аңлатып, киләчәктәге планнары белән уртаклашкан.

– Ни өчен “Иннополис” резиденты булырга карар кылдыгыз? Сезне бирегә нәрсә җәлеп итте?
– Иннополиста мин түбәндәге сорауларга җавап табарга телим. Университет укуны тәмамлагач ук, өстәмә белем алып тормыйча гына эшкә кереп китүгә сәләтле хезмәткәрләр әзерли аламы? Бик күп ИТ-компанияләрнең бер урында тупланып эшләве партнерлык элемтәләрен коруга комачауламыймы? Салым ташламалары бизнесны үстерүгә ничек йогынты ясаячак? Бер елдан соң әнә шундыйрак сорауларга җавап табасым килә.

– Компаниягез нәрсә белән шөгыльләнәчәк? Ниндирәк алдынгы технологияләр һәм инновацияләр кулланылачак? Сезнең программадан кемнәр файдалана алачак?

– Компаниям Бипиум мәгълүмати системалар конструкторын эшли. Платформа программистлардан башка гына корпоратив кушымта булдыру мөмкинлеге бирә. Һәр эшмәкәргә үз компаниясен мөстәкыйль рәвештә санлы форматка күчерү мөмкинлеген бирергә телим мин. Хәзер визуаль программалаштыру тәкъдим итсәк, алга таба бурычыбыз – боларның барысын да гадиләштерү.
– 2019 елда Сез Татарстан Президентының кадрлар резервына кереп, “Россия лидерлары” Бөтенроссия идарәчеләр конкурста финалга чыктыгыз. Бу тәҗрибәгезнең ярдәме тидеме? Уку барышында үзләштерелгән белемнәр һәм күнекмәләрегезне кулланасызмы?
– Шулар ярдәмендә өйрәтү программаларының тулы бер сериясен узуга ирештем. Менә хәзер дә шуларның берсендә катнашам әле. Фикер эшчәнлегенә өйрәнү иң кызыклы тәҗрибәгә әйләнде. Программа катлаулы объектларны проектлауга өйрәтә. Ә бу аерым бер фикерләүне таләп итә. Минем команда Санлы университетны проектлау белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Россия һәм дөньяның алдынгы университетлары турында сөйләүчеләр өчен альтернатив модель бу. Татарстан Президентының кадрлар резервында һәм “Россия лидерлары” идарәчеләр бәйгесендә тупланган тәҗрибәм, һичшиксез, бизнеста да, тормышның башка якларында да чагылыш табып килә. Бу үзгәрешләрне әлеге яңалыкларны үзләштерә генә башлаган коллегаларым барыннан да яхшырак сизә. Минемчә, иң мөһиме дә шул.


Фикер өстәү