Табиб яман шеш авыруларыннан котылу өчен ничек тукланырга икәнен аңлаткан

Яшелчә, җиләк-җимеш, эшкәртелмәгән ярмадан ботка, үсемлек майлары табыннан төшмәскә тиеш.

Яман шеш иң хәтәр авыруларның берсе булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир йөзендә яшәүче һәр биш кешенең берсенә (балаларны санамаганда) онкология куркынычы яный.

Диетолог-консультант, “Здоровое питание” фәнни-тикшеренү үзәге директоры урынбасары Алексей Кабанов “Аргументы и факты” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, әлеге мәкерле авырудан бик сак булырга кирәк.
Профилактик тикшеренүләр узудан тыш, ракны булдырмауда иң мөһим әйбер – дөрес туклану һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару. Кабанов билгеләп үткәнчә, онкология куркынычын шактый ук киметә ул.

Онкология куркынычын киметү өчен әкренләп кенә дөрес туклануга күчәргә кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, эшкәртелмәгән ярмадан ботка, үсемлек майлары, аксымга бай кош-корт ите, диңгез продуктлары табыннан төшмәскә тиеш. Ә менә кызыл итне киметергә, сөт ризыкларының майсызракларына өстенлек бирергә кирәк, Күбрәк хәрәкәтләнү, юанаюга юл куймау, коры-сары белән генә тамак ялгап йөрмәү хәерле. Шулай ук медицина оешмасында әледән-әле профилактик тикшеренүләр узу мөһим, дигән табиб.


Фикер өстәү