Йөклелек буенча пособиенең максималь күләмен арттырдылар

2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 565 мең сум булды. Хакимият 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча түләүләрнең максималь күләмен дә арттырган. Хәзер ул 49 мең сум тәшкил итә. Бу хакта ТАСС яза.

Искәртик, 2023 елда йөклелек һәм бала табу буенча иң күп пособие 383 мең сум тәшкил иткән, ә эшләүчеләр өчен 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча түләүләрнең күләме 33,2 мең сум иде.

Россиядә яңа елдан хезмәткә вакытлыча яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасын арттырдылар, хәзер ул 122 мең сум булды. Искәртик, 2023 елда бу ташлама аена 83 мең сум (максимум) тәшкил итә иде.

Шулай ук Россиядә 1 февральдән ана капиталының яңа күләмен билгеләнде. Ул беренче балага 631 мең сумга якын, икенчесенә 834 мең сум булачак. Суммалар 7,5 процентка и

 


Фикер өстәү