Иң шәпләр. Аннан үрнәк алыгыз!

Замана балалары шаккатыра. Кемдер 2–3 яшьтән укырга өйрәнгән, кемдер математиканы су урынына эчә. Арада Данияр Шакиров кебек ике айлык чагында ук йөзә башлаганнары да бар. Укуда һәм спортта, сәнгатьтә дә калышмый алар. Кайберләре эшмәкәрлектә дә сынатмый. Кыскасы, һәркайсының – үз таланты. «ВТ» битләрендә иң осталарны барларга булдык.

Данияр Шакиров, 4 яшь (Биектау районының «Бөреле» совхозы)

Данияр ике айлык чагыннан ук йөзәргә өйрәнгән. Хәзер Биектауда «Инеш» бассейнында спортчыларны әзерли торган махсус төркемдә шөгыльләнә. Ул инде су астындагы уенчыкларны бик тиз эзләп таба икән.

– Яхшы тренер таптык та ышанып тапшырдык. Баланы жәлләү хисе тумады. Әтисе дә спортчы аның, – ди әнисе Фәйрүзә.

Бакчага да бик иртә – 1 яшен тутыруга үк китә ул. Юк, әнисе тизрәк эшкә чыгу өчен түгел. Фәйрүзәнең улының сәләтен тизрәк ачасы килә. 2 яшьтә инде ул әлифбадагы барлык хәрефләрне таный, ә өч яшь ярымнан иҗекләп укый башлый. Өч яшьтән инглиз телен өйрәнә. Математика белән дә дус: 100гә кадәр саный, куша һәм ала белә. Конструктор, лего, пазл җыю өчен аңа рәсемгә бер мәртәбә карау да җитә. Әле ул – шахматчы да! Монысына Наил бабасы өйрәткән. Ә менә рәсем ясарга яратмый. Футбол, хоккей түгәрәгенә дә биреп караганнар, анысысына да исе китмәгән. Аның каравы биисе килә. Монысын әлегә кичектереп тормакчылар.

Шакировларга бакчада да, таныш-белешләре дә еш кына: «Сезнең балагыз – вундеркинд», – дип әйтәләр икән. Аларда баладан даһи ясау теләге бөтенләй юк. «Җиргә һәр бала үз сәләте, миссиясе белән туа. Без, әти-әниләр, шул сәләтне ачарга, балага үз юлын табарга булышырга тиеш», – иде алар.

Алмаз Гатин, 10 яшь (Арча)

Алмаз Арчаның 6 нчы мәктәбендә 4 нче сыйныфта укый. Узган ел ул шахмат буенча республика беренчелеген откан. Бу – аның иң зур уңышы.

Моңа кадәр алар Якутиянең Айхал шәһәрендә яшәгән. Алмаз 6 яшьлек чагында шахмат уйнарга өйрәнгән. Ковид башлану сәбәпле, түгәрәккә нибары өч ай гына йөргән ул. Ләкин шушы вакыт эчендә тренеры Владимир Каланчев малайда әлеге спорт төренә мәхәббәт уята алган. Өч ел элек Арчага күченеп кайтканнар. Алмаз анда Айдар Яхин җитәкләгән түгәрәккә йөри. Соңгы ике елда атнага өч мәртәбә Казандагы республика олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Остазы – Алмаз Куликов. Моннан тыш, өстәмә онлайн дәресләр ала.

Алмаз кечкенә чагында ук тиктормас булган. Шахматны утырып түгел, басып уйнаган. Дәрестә кайчак үзе дә сизмәстән шахмат дөньясына кереп китә икән. Әлеге гаилә, төпле белем биргән өчен, башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Алмаевага рәхмәтле. Алмаз инде татарча яхшырак сөйләшә башлаган.

Динар Миңнекәев, 8 яшь (Казандагы «Адымнар» мәктәбе укучысы)

Динар 2 нче сыйныфта укый. Ул – «Татар малае» бәйгесенең район этабы җиңүчесе. «Шаян ТВ» каналында күп тапкыр чыгыш ясаганы, «Без – Тукай оныклары» тапшыруында катнашканы бар. Яраткан шөгыле – китап уку. Музыка мәктәбенә барырга да өлгерә ул. Әле КФУдагы медиа мәктәпкә укырга да алганнар үзен.

Миңнекәевлар гаиләдә бары татарча гына аралаша. Шуңа күрә ул-кызлары кечкенәдән татар җанлы булып үсә. Динар беренче рус сүзләрен бакчага баргач ишеткән. Укырга 5 яшьлек чагында шунда өйрәнгән.

– Ике яшьтә улыбыз «зинһар өчен», «әлбәттә» дип сөйләшә иде инде. Башта телевизор каратмадык. Беренче караган каналы – «Шаян ТВ», – ди әнисе Динара.

Гадәттә бала-чага, кибеткә кергәч, уенчыкка йөгерсә, Динар китап янында мәш килә. Әнисен дә: «Әйдә, китап кибетенә», «Әйдә, «әдәби кафе»га барыйк», – дип аптырата икән. 100ләп китап укыган инде. Моннан тыш, «Сабантуй», «Салават күпере» журналларын да яздырталар. Тәнәфес вакытында да китап укый. Укытучысы кайчак: «Ял ит инде», – дип кисәтү дә ясый икән.

Руфинә Газыймова, 10 яшь (Әтнә районының КүллеКиме авылы)

Руфинә 4 нче сыйныфта белем ала. Аның билбаулы көрәш буенча республика ярышларында җиңүләр яулаганы бар. Көрәш белән мәктәпкә укырга кергәч үк шөгыльләнә башлый. Әтнә районындагы бердәнбер көрәшче кыз ул. Көрәш серләренә аны тренер Радик Шәрәфиев өйрәтә. Абыйсы Рәнис белән бергәләп йөриләр. Әнисе Ләйсән Газыймова әйтүенчә, җиңелүне кызы бик авыр кичерә. Аңа гел беренче урын гына кирәк.

– Син бит – кыз бала, сәламәтлегеңә зыян килер, дип тә әйтеп карадык. Тик аның – үз фикере. Көрәшергә бик ярата. Кызыбыз бик җитез һәм шук. Аңа тренировкада малайлар белән бил алышырга туры килә. Авырлыгы 36 кило гына булса да, бирешми. Волейбол, чаңгы, йөгерү кебек спорт ярышларында да теләп катнаша. Укуда да калышмый: алган билгеләре «4ле» дә «5ле». Биергә, җырларга да оста, – ди Ләйсән Газыймова.

Гыймран Абдуллин, 16 яшь (Казан)

Гыймран Казандагы 2 нче лицей-интернатта 10 нчы сыйныфта укый. Ул быел информатика буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулады. Лицей-интернатка 6 сыйныфка Уфадан килгән. Тора-бара гаиләсе дә Казанга күченгән.

Гыймран башта математиканы күбрәк яратса, хәзер күңеленә информатика якынрак. Кечкенәдән Рубик кубигын җыярга яраткан. Компьютерда гына утырмый, дуслар белән аралашырга, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Хоббие – баскетбол, футбол уйнау.

– Улыбыз тырышлыгы белән алдыра. Бу очракта 99 процент тырышлык дияр идем. Халыкара олимпиадага җәй буе әзерләнде. Көн тәртибе билгеле, шуннан тайпылмый. Бик «дөрес» бала ул безнең, – ди әнисе Ләйсән.

Илкүләм олимпиада җиңүчеләре имтихансыз гына илнең теләсә кайсы вузына укырга керә ала. Гыймран исә Мәскәү вузын сайларга җыена.

Зөбәйдә Фәләхиева, 16 яшь (Теләче)

Зөбәйдә – Иске Җөри авылы кызы. Теләче мәктәбендә 10 нчы сыйныфта укый. Төрекчә иркен аралаша. Хәзер инглиз телен онлайн өйрәнә. Татар теле һәм әдәбияты республика бәйгесендә өч ел рәттән җиңгән һәм халыкара олимпиадада призер булган. Узган ел бөтенроссия шәҗәрә бәйгесендә Гран- при откан. Быел Фәләхиевләр, гаиләләре белән «Тарихта без эзлебез» бәйгесендә катнашып, зона ярышында икенче урын алган.

Зөбәйдә 12 буын әби-бабасын эзләп тапкан. Бу эшкә ике ел элек тотынган. Әтисе Мөхәммәт – физкультура укытучысы. Аңа да: «Әйдә, моны эзлик, әйдә тегене», – дип, идея биреп кенә тора икән.

Кул көрәше буенча да районда беренче урыннар ала Зөбәйдә. Камыр ризыклары пешерә, сәйләннән төрле әйберләр ясый. Энеләренә, үзенә киемнәр дә тегә.

Ислам Әсхадуллин, 16 яшь (Балтач):

Чепья мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укый ул. Кечкенә чактан ук нәрсә дә булса сатып карыйсы килгән аның. Үзен гел сатучы кебек хис итә иткән. Башлангыч мәктәптә укыганда, Сабан туенда чупа-чупс, ручка кебек вак-төяк әйберләр саткалаган. Гөлҗимеш, балан, миләш, кырлыган (иван-чай) кебек төрле үләннәр җыйган. Берничә ел элек шуларны сата башлаган. Табышы бар, ди.

– Сабан туенда бер эшкуарда әйберләр сатып карадым. Тәҗрибә туплагач, попкорн ясый торган җайланма алдым. Хәзер инде кипкән бәрәңге һәм баллы мамык тәкъдим итәбез. Сеңлем белән икебезнең бизнес бу. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә дә заказлар бар. Эшләгән акчаны хәрби операциягә ярдәм өчен тотам, – ди Ислам.

 


Фикер өстәү