Биология фәннәре докторы: Физкультура – кулны болгап тору гына түгел

Тумас борын картайган. Бу сүзләрне хәзерге заман яшьләренә атап еш әйтә башладылар. КФУның физик культура, спорт, дәвалау физкультурасы теориясе һәм методикасы кафедрасы мөгаллиме, биология фәннәре докторы Ринат Абзалов белән балалар сәламәтлеге, физик культура турында сөйләштек. Галим бу көннәрдә 85 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте.

Ринат Абзалов

– Ринат Абзалович, сез күптән түгел физик культураны үстерү буенча иҗтимагый университет булдырырга кирәк дип тәкъдим иткән идегез. Ул нәрсәне күздә тотачак?

– Халыкның физик культура буенча белемен күтәрү өчен кирәк ул. Әйтик, дөрес итеп хәрәкәтләнергә, сулыш алырга һәм башка нәрсәләргә өйрәтәсебез килә. Кызганыч, бүген кешеләр дөрес итеп атлый да белми бит. Кемдер үрдәк кебек, кемдер лап-лоп басып йөри. Мәктәптә моны өйрәтмиләр. Ә кем өйрәтергә тиеш? Әлбәттә, без. Халыкның белеме юк. Физик культура турында сорасаң, көләләр, аңлата алмыйлар. Хатын-кызлар сәламәтлегенә кагылышлы һәм башка проблемаларны хәл итәргә кирәк. Төрле тапшырулар, онлайн чаралар аша аңлатып булыр иде.

Физкультураны дөрес өйрәтмәсәң, ул сәламәтлеккә зыян гына китерәчәк. Укытучыларны да иҗтимагый университетка җәлеп итәргә була. Бу дәресләрне үткән теләсә кайсы фән укытучысының физкультура укытырга хакы булачак. Мин, мәсәлән, 50 яшьтән соң кешегә йөгерергә тәкъдим итмим. Бу яшьтә атлап барсаң да, бик әйбәт. Үзем иртән 4 чакрым җәяү йөрим. Эшкә дә җәяү бара идем. Чаңгыда йөрү дә файдалы, тик төркемләп шумасаң, яхшырак. Кеше артыннан калышмыйм дип, кызуланып баруның файдасы юк. Туклану, йокы – болар турында белергә кирәк. Мин үзем көндез дә 1 сәгать йоклап алам. Кичке сәгать 10да ятып, иртән 6да тору яклы. Кыскасы, сөйләшергә сүз күп.

– Әти-әниләргә балалары урамга чыкмыйча, өйдә утырса, тынычрак кебек…

– Чыннан да, әти-әниләр арасында, балам урамда каңгырап, сугышып йөрми, беркем дә начар сүз әйтми, өйдә утыра, дип сөенүче әти-әниләр бар. Бу әти-әниләр балаларының сәламәтлеге сула баруын белмичә дә кала. Алар көн буе телефон, телевизор яныннан китә алмый. Әлеге балаларның мускуллары үсми. Кызлар кияүгә чыккач, бала тудыра алмый. Куркыныч бит бу! Табибларга күбесенең сабыйларын Кесеров кисеме белән алырга туры килә. Бу бит җимешне вакытыннан алда өзеп алу белән бер. Еш кына җитәкчеләр, фәлән кадәр балалар хастаханәләре төзедек, дип куана. Элек Казанда гына иде ул, районнарда юк иде. Балалар сау-сәламәт туды, авырмады. Безнең заманда хәрәкәт җитә иде. Кыш көннәрендә чаңгы-чана шуып, чалбар балакларына кадәр бозланып бетә иде. Әти-әниләргә шуны киңәш итәсем килә. Балаларны спортка иртә бирергә ашыкмасыннар. Көн саен иртән торгач күнегү ясатырга өйрәтегез. Гаиләгез белән бергәләп җәяүләп саф һавага чыгыгыз.

– Бүген әти-әниләр 3–4 яшьтән үк сабыйларын ярыша-ярыша төрле спорт түгәрәкләренә бирә башлый. Кайберләре хәтта берьюлы берничәгә яздырта. Бу аларны кечкенәдән чемпион итү теләгеме, әллә сәламәт итәргә тырышумы?

– Балаларны спорт түгәрәкләренә 8 яшьтән дә иртәрәк бирергә ярамый. 10 яшькә кадәр ярышларга да җибәрергә кирәкми. Чаңгы, авыр атлетика, йөгерүгә 11–12 яшьтән бирергә була. Физкультура белән 3 яшьтә дә шөгыльләнә башларга була, ләкин спорт белән түгел. Әйтик, әтисе өйдә күнегү ясый, бала аны кабатлый, аргач, барып утыра, тагын дәвам итә. Менә шулай дөрес. Тренерлар да шулай эшләргә тиеш.

Һәрбер кешегә үз баласы акыллы, көчле кебек тоела. Әти-әниләр, бигрәк тә акчасы күп булганнар, балаларын җитәкләп, тренерларга алып бара. Акча түлибез, шөгыльләнсен генә, диләр. Скрипка, баянга бу яшьтә берәү дә бирми бит. Ә спортка китерәләр. Иртә биреп, зур хата ясыйлар. Бөтен бала да спортчы да, чемпион да булып бетә алмый. Тренерлар сәләтле балаларны үзләре эзләп табарга тиеш. Әти-әниләрнең бурычы – балаларына махсус тикшерү уздыру, дөрес тукландыру, йокы режимын саклау. Татарстан спорт мәктәпләренең нәтиҗәлелеге 5 процент кына. Меңләгән бала йөри, ә җыелма командаларга сайлап алырга кеше юк. Мәҗбүриләп эшләтү бервакытта да файда китерми. Мин балконнан мәйданчыкта футбол, хоккей уйнаучы балаларны күзәтәм. Кайчак яннарына чыгып, хәлләрен дә белешәм. Алар көн буе мәйданчыкта уйныйлар, ләкин армыйлар. Арган очракта эскәмиягә барып ял итәләр. Тренерлар исә, әйдә, әйдә, дип ял итәргә вакыт бирмиләр. Ахыр чиктә баланың сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин. Тренерларның белемле булуы да бик мөһим. Мәскәү, Татарстандагы бер генә вузда да балалар тренерлары әзерләнми. Мин һәрвакыт үз шәкертләремә, балалар белән уйнап, елмаеп шөгыльләнегез, дим. Уйнап шөгыльләнү – төп кагыйдә. Бездә физкультура буенча закон юк. Бу – трагедия.

– Спортмы, укумы? Кайсына игътибарны күбрәк бирергә кирәк дип саныйсыз?

– Бала белем алырга тиеш. Хәзер кайбер әти-әниләр балаларын гимнастика, йөзүгә бик иртә генә биреп калмый, төшкә кадәр дә, төштән соң да икешәр сәгать шөгыльләндерәләр. Баланың укырга вакыты булмагач, надан булып кала. Кайбер тренерлар укытучылар янына үзләре килеп, укучыларына «зачет» куйдыра. Беренче чиратта уку булырга тиеш.

– Мәктәп елларында үзегез укырга әвәс идегезме? Тормышыгыз турында да беләсе килә.

– Мин үзем мәктәптә «5ле»гә генә укыдым. Атнага өч тапкыр спорт белән шөгыльләнә идем. Чуашиянең Батыр педагогия көллиятен тәмамладым. Укырга чабатадан йөрдем, бары 3 курста гына кызыл эчле галош кия башладым. Дүрт ел армиядә хезмәт иткәч, Буа районының Рунга авылында физкультура укыттым. Тормыш иптәшемне дә шушында очраттым. Физика фәнен укытучы Рауза Хәбибуловна иде ул. Аның белән 59 ел бик матур итеп яшәдек.

Педагогика институтына укырга кердем, 3 курста Ленин стипендиясе алдым. Ул чакта вузда бары ике кеше генә ала иде аны. 100 сум югары стипендия түләделәр. Вузны тәмамлагач, аспирантурада калып, балаларның йөрәк тибешен өйрәндем. 35 ел физик тәрбия факультеты деканы булдым. Спорт физиологиясе буенча докторлык диссертациясе якладым.

– Бүген физкультура дәресләре тиешле югарылыкта үтәме? Дәресләрдә балалар үлгән очраклар да юк түгел бит…

– Физкультура – үзенчәлекле фән, аны теләсә кемнең укытырга хакы юк. Авыл мәктәпләрендә укытучы җитмәгәч, математика, физика, татар теле укытучыларына әлеге вазыйфаны йөклиләр. Физкультура дәресләре – кулны болгап тору гына, «уңга-сулга борыл», «үррә кат», «йөгер» командаларын үтәү генә түгел ул. Махсус белеме булмаган кайбер укытучылар бернинди күнегүләрсез генә баланы йөгертә, биеклеккә сикертә. Нәтиҗәдә укучы корбанга әйләнергә мөмкин. Бала ни өчен хәрәкәтләнгәнен аңлап эшләргә тиеш.

Безнең заманда министрлыкта фәнни оешма бар иде. Һәр районда методистлар мәктәпләргә барып, физкультура дәресләренең ничек үтүен тикшерде. Һәр баланың «физкультура паспорты»н булдыру кирәк. Элек бар иде ул, соңгы елларда юкка чыкты. Карашны үзгәртмичә, дәресләрнең сыйфаты яхшырмаячак. Физкультура – сәламәтлек нигезе, аны тиешле дәрәҗәдә уздырмасак, файдасы булмаячак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү