Түбән Яке авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен токмач кискән

Мамадыш районының Түбән Яке авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен токмач кискән. Кемдер он алып барган, кайберәүләр йомыркасын биргән. 18 хатын-кыз тиз арада токмач җәеп, кискән.

– Авылыбыздан махсус хәрби операциягә китүче ир-ат булмаса да, кияүләребез бар. Андагылар барысы да бик якын. Илебезне яклап, саклап торалар. Районыбыз волонтерлары егетләр өчен күчтәнәчләрне гел җыеп, илтеп тапшырып тора, – ди Түбән Яке мәдәният йорты директоры Миннекамал Гасыймова. – Андагы балаларның өй токмачын яратканын беләбез. Токмачларны бисмилла әйтеп, исән сау кайтуларын теләп кистек. Һәркемнең газизе йортына үз аякларында кайтса иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү