Риман Гыйлемханов: «Газиз милләтеңне саклар өчен туган җирләрдән аерылып яшәү кирәк микәнни?»

Җырда җырланганча, төшләргә кереп йөдәтмәсә дә, күңелем Кырлай якларына гел атлыгып тора. Мин Кушлавычта да, Кырлайда да Тукай рухы яшәвенә ышанам. Бу якларда күңел халәте дә үзгә, милли рух та яңа көч-куәт ала кебек, моны бөтен барлыгым, һәр күзәнәгем белән тоям. Казан артына кайту минем өчен изге бер миссиягә әйләнде, ул минем өчен хаҗ сәфәре кебек. Быел Кырлайда шигырь бәйрәме үзенчәлекле узды. Әтнә дәүләт театры артистлары шагыйрьнең Җаектан кайтуы турында театрлаштырылган тамаша күрсәттеләр. Тукай рухы Әтнәдә дә яши, монда солдатка каралырга кайта ул. Шагыйрь буларак та, шәхес буларак та Җаек шәһәрендә җитлеккән Тукайны Казан арты гел үзенә ымсындырып торган. Ә бүген бөтен татар Казан артына тартыла.

Тукай безгә яз көне килгән, яз көне киткән. Әнгам Атнабаев әйтмешли, «…27 ел эчендә шул тиклем ерак киткән, без аны һаман да куып җитә алмыйбыз, ул һаман алда, һаман безне өйрәтә, безне укыта…»

Кызык хәл, мин инде ике ярым Тукай яшен яшәгән кеше, хәтта бераз күбрәк тә, әмма аны «энекәш» дип атарга тел бармый.

Беркөнне оныгым Кәрим: «Дәү әти, Тукай өлкәнрәкме, синме?» – дип сорады. Ничек дип җавап бирергә дә белмәдем, аптырагач: «Ул – бөек кеше», – дидем. Кәримнең теленә Тукай исеме иртә керү гаҗәп түгел, мин аңа җае чыккан саен: «Син Тукай нәселеннән, улым», – дип әйтә киләм, Тукайның бөек кеше икәнлеген үземчә аңлатырга тырышам. «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләренең эчтәлеген сөйлим. Кат-кат сөйләтә оныгым аларны миннән. Ә мин үз чиратымда әлеге әкиятләрне аннан сөйләтергә омтылам. Оныгым күңеленә Тукай рухы, милли рух әкренләп булса да сеңә бара. Беркөнне мәктәптәге укытучысы: «Сезнең онык үзенең Тукай туганы булуы белән горурланып йөри», – диде. Мактанып түгел, нәкъ менә горурланып. Күңелем тулып китте.

Беркөнне: «Дәү әти, озакламый Тукайның туган көне икән бит, нишлибез?» – ди бу. Тукайны бүген дә исән-сау дип белә, ахры, Кәрим. Мин аңа зиратка баруым, Тукай каберенә чәчәкләр куеп кайтуымны әйттем. Уйга калды бу: «Нигә мине дә үзең белән алмадың?» – диде. Аннан соң Тукайның кайда туганлыгын, ничә яшьтә үлгәнен сорашты. Тулыр-тулмас 27 яшьтә үлгәнен әйткәч: «Миннән өч кенә мәртәбә зуррак икән», – дип куйды. Алла боерса, быел май ахырында оныгыма тугыз яшь тула. Мин аны Кушлавычка да, Кырлайга да алып барырмын, бала күңеле аңларлык итеп бөек туганы турында сөйләрмен. Без: «Күңелләрдә Тукай рухы яшәсә, татар да яшәр», – дип әйтергә яратабыз. Бу – дөрес тә. Шул ук вакытта, рухның яшәве, аның күңелләргә ни дәрәҗәдә ныклап кереп урнашуына да бәйле. Сабый күңеле исә – уңдырышлы туфрак кебек, милли хисләрне иртәрәк чәчсәң яхшы.

Татар бар җирдә, гомер-гомергә Тукай булган һәм …Тукай рухы булган җирдә – татар. Чит мәмләкәтләрдә йөргәндә моны үзем дә сиздем. Мәсәлән, Кытай татарлары: «Безне дин, Тукай һәм гаилә яшәтә», – диләр. Аларда Тукайның, һич югы, бер шигырен яттан белмәгән кеше юк, бала-чагадан алып өлкән яшьтәгеләргә хәтле берсеннән-берсе уздырып сөйлиләр. «Туган тел» шигыре аларда инде күптән милли гимн булып җырлана. Үзләре уздырган төрле бәйрәмнәрне, хәтта туган көннәрне дә «Туган тел» белән башлап «Туган тел» белән тәмамлаулары турында да әйткәннәр иде.

«Шәм үз астын яктыртмый», – диюләре бик дөрес ул. Газиз милләтеңне, Тукай телен саклар өчен туган җирләрдән аерылып яшәү кирәк микәнни соң ул?

Үз җиребездә милли хисләр кайчак ни өчен тупаслана, милли рух кими башлый? Бу сорауларга үзегез дә җавап таба алырсыз, шәт. Таба алмасагыз, озак вакытка читкә, еракка китеп яшәп карагыз.

Күрәсең, яраттырыр өчен бәндә баласын нәрсәдәндер мәхрүм итеп карарга кирәктер. Бер кызыклы гыйбрәт белән әйтәсемне әйтеп бетерим әле. Кайсыдыр елны кием-салым алырга Мәскәүгә баргач, урамда Алмаз Хәмзинне очраттым. Әйтерсең лә гомер буе күрешмәгәнбез, аерылышасы килми, сөйләшеп туеп булмый бит, малай. Юкса, Алмаз белән биш-алты көн элек кенә Казанда озаклап сөйләшеп утырган идек. Чит җирдә күрешү бөтенләй башка икән ул!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү