Казан дәүләт мәдәният институтында мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Бөтенроссия талантлар бәйгесе узачак

29 -30 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Бөтенроссия талантлар бәйгесе узачак. Ул “Мин булдырам! Чикләнмәгән талант” дип атала. Әлеге бәйгедә 11-20 яшьлек инвалид балалар һәм алар белән эшләүче педагоглар катнаша ала.

– Бәйгегә гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйге алты номинациядә уза. Шуның бишесе – балалар, берсе педагоглар өчен. Балалар сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать, хореография, музыкаль иҗат, театраль иҗат һәм сәнгатьле уку номинациясендә үз көчләрен сынаячаклар. Укытучылар өчен инклюзив педагогика номинациясе булдырылды, – ди бәйгене оештыручы, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, фәннәр докторы, профессор Роза Әхмәдиева.

Аның сүзләренчә, гаризалар кайдан гына килми икән. Барлыгы 41 төбәктән 700 катнашучыдан 300ләп гариза кабул итеп алганнар.

Әлеге бәйге өч этапта уза. Беренчесе читтән торып үткәрелә. Катнашучылар гариза һәм үз эшләрен җибәрәләр. Икенче этап мәдәният институтында уза. Өченче этап 30 апрель көнне гала-концерт белән тәмамалана. Анда инде җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак.


Фикер өстәү