Казанда бер үсмерне эзлиләр: ул эт белән урамга чыккан җирдән югалган

Малайның буе – якынча 144 см. Куе зәңгәр-кара төстәге капюшонлы кортка, яшел төстәге кроссовка белән өеннән чыгып киткән.

KazanFirst хәбәренә караганда, Казанда 12 яшьлек малай эт белән урамга чыгып киткән җирдән югалган. Өйгә бары тик эте генә кайткан. Үсмернең әти-әнисе полициягә һәм “Лиза Алерт” эзләү отрядына мөрәҗәгать иткән. Малайның буе – якынча 144 см. Куе зәңгәр-кара төстәге капюшонлы кортка, яшел төстәге кроссовка белән өеннән чыгып киткән. Малайны күрүчеләрнең… телефоны аша мөрәҗәгать итүләре сорала.

Моңа кадәр Ижевскида югалган баланың Казанда табылуы турында хәбәр ителгән иде. Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча тикшерү органнары 1,5 сабыйны урлау буенча җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү