«Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин халык гозерләрен тыңлады

Каравай бистәсендә амбулатория эшләячәк, балалар китапханәсенең Халыклар дуслыгы йорты белән хезмәттәшлеге җайга салыначак. «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шул хакта мәгълүм булды. Биредә партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин халык гозерләрен тыңлады.

Казанның Авиатөзелеш районы Каравай бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Динә Зенцова парламент җитәкчесенә җирле пенсионерларның үзләре өчен бик тә уңайлы амбулаториядән мәхрүм калулары турында сөйләп үтте. Динә ханым әйтүенчә, 2020 елга кадәр алар 12 нче шәһәр хастаханәсе амбулаториясенә йөргән. Әмма пандемия башлангач, хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, аны япканнар һәм пенсионерларны сырхауханәгә җибәргәннәр. Тик анда кайчан барсаң да, су буе чират. Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләргә амбулатория эшен торгызу бик мөһим.

Баксаң, Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәсьәләнең чишелешен тапкан да икән инде. Динә Мансуровнаны тыңлагач, Фәрит Мөхәммәтшин анда яшәүчеләрнең гозере буенча, министрлыкның Каравай бистәсендәге амбулаториядә медицина хезмәткәрләренең дежур торуын оештыру карарына килүен әйтте. «Коронавирус таралу куркынычы, әлбәттә, бар әле, әмма аның кимүе күзәтелә, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Шуңа күрә министрлык белән бергә амбулатория эшен ничек тә тулырак торгызырга тырышачакбыз».

Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева Фәрит Мөхәммәтшинга Халыклар дуслыгы йорты белән хезмәттәшлекне оештыруга булышу үтенечен җиткерде. Ул, республиканың балалар һәм яшьләр китапханәләре эшенә кагылып, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре катнашындагы уртак чаралар, китап бәйрәмнәренең милләтара дуслык-татулыкны тагын да ныгытачагын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Халыклар ассамблеясы советы рәисе буларак, Ирина ханымга тәкъдиме өчен рәхмәт белдерде. Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелегенә Республика балалар китапханәсе белән хезмәттәшлек итү турында килешү әзерләргә кушты.

Башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Аерым алганда, Донбасстан килгән балаларны бездәге тормышка җайлаштыру, WorldSkills чемпионатының республика этабында җиңүчеләр өчен Дәүләт Советына экскурсияләр оештыру мәсьәләләре күтәрелде.

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре барлык мөрәҗәгатьләрне контрольгә алды.


Фикер өстәү