Ольга Павлова: “Һәркемне ишетергә тырыштык”

Россия Дәүләт Думасы депутаты “Бердәм Россия”нең халык программасын булдыруын аңлатып үткән

Һәрбер сайлаучыны ишетү – халык программасын эшләүдә әнә шул төп бурычка әйләнде, дигән фикердә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова.

“Татарстанда яшәүчеләргә үз тәкъдимнәрен кертү өчен берничә ысул булдырылды: болар – кандидатлар белән очрашулар, “Бердәм Россия”нең мобиль кабул итү пунктлары аша яки “Мой депутат” сайтында, шулай ук Халык программасының махсус сайтында наказлар калдыру мөмкинлеге. Кыскасы, халык сүзен ишетү өчен иң югары дәрәҗәдә мөмкинлекләр булдырылды”, – ди Павлова.

Аның әйтүенчә, халык программасы – җәмәгатьчелек фикеренең чагылышы ул. Республикада яшәүчеләрнең тәкъдимнәре халык хаконнарына әйләнә. Шул рәвешле кешеләр үз иленең киләчәген булдыруда катнаша.

Моңа кадәр халык программасына сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү, балалы гаиләләргә, инвалидларга, фермерларга ярдәм итү һәм авыл җирлекләрен үстерү буенча тәкъдимнәр җыюга кагылышлы берничә утырыш уздырылган. Аларның эшендә төбәкләр һәм тиешле коммерциясез оешмалар вәкилләре, белгечләр, депутатлар катнашкан. Бер ай эчендә 1,6 миллионнан артык тәкъдим алынган.
Халык программасы 24 август көнне “Бердәм Россия” съездында кабул ителгән.


Фикер өстәү