Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясе съездында катнашты

Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе съездының икенче этабы узды, анда Татарстаннан 12 делегат катнашты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте. 

Көн тәртибендәге төп тема партиянең VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга халык программасын кабул итү иде. Чарага партиянең генераль, югары советлары әгъзалары да чакырылган, анда төбәк партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин партия программасына гражданнарның тәкъдимнәре кертелгән булуын әйтте. «Съездның икенче этабы әлеге программаны кабул итү генә түгел. Асылда, “ Бердәм Россия » сәяси, мораль бурычны үз өстенә ала. Бу — бик зур җаваплылык», — диде ул.

Татарстан халкы да партиянең халык программасын булдыруда  актив катнашты. «Бердәм Россия» нең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, татарстанлылар актив катнашкан һәм булачак сайлауларга карата кызыксыну белдергән.


Фикер өстәү