Янгын татар авылының яртысын юк иткән: 25 корылма янган

Омски өлкәсенең Большереченски районы  Каракүл авылында коточкыч янгын булган. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әлеге фаҗигадан соң битарафлыкта гаепләнгән вазифаи затларга карата ачылган җинаять эшен тикшерү барышы хакында хәбәр итеп торырга кушкан.

Янгын нәтиҗәсендә 25 корылма һәм 11 торак йорт янып беткән. Шулай ук азык-төлек кибете, 10 ишегалды корылмасы да янган. Алга таба тикшерү үзәк аппаратта контрольгә алынган, дип хәбәр итә җирле тикшерү комитеты сайты.

Янгын 6 май көндез башланган. Ут урманнан һәм сазлыклы урыннардан камышлар аша килгән дип фаразлана. Авылдагы 33 йортның 11е янып беткән. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитсә дә, аны тиз генә сүндерә алмаганнар. Чөнки көчле җил ярты авыл янып бетүгә сәбәпче булган. Ут бары тик 15 сәгатьтән соң гына тулысынча сүндерелгән. Бәхеткә,  янгында үлүчеләр юк.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Җирле хакимият йорт-җирсез калганнарга йорт төзүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргән.

Каракүл авылына XVI гасырда нигез салынган, анда себер татарлары яши.

Фото: социаль челтәрләр


Фикер өстәү