«Крокус Сити Холл»да коткару операциясе төгәлләнгән

22 март көнне Мәскәү янындагы «Крокус»та булган теракт урынында коткару операциясе тәмамланган, эзләү операциясе дәвам итә. Бу хакта үзенең Телеграмдагы каналында Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, коткаручылар бу вакыт эчендә тамаша залының зур катламын чистартып, бер тәүлек эчендә җимерекләр арасыннан 133 мәетне алып чыккан, 50сен якынча ачыклаганнар.

— Хастаханәләрдә табиблар 107 кешенең гомере өчен көрәшә, — дип язган ул. — Парковкада калган автомобильләргә килгәндә: эзләү операциясе тәмамланганнан соң, якынча иртәгә кич, без бу мәсьәләне хәл итә башлаячакбыз.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдә теракт оештырган җинаятьчеләр кулга алынган.

 


Фикер өстәү